Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global компаниясе (Катар дәүләте) идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Яклар багланышлар мөмкинлекләре, дөнья икътисадының актуаль мәсьәләләре турында сөйләште.
Искәртик, Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Дохада, 2016 елда Казанда очрашканнар иде.
Global компаниясе Катар дәүләтенең алдынгы инвестицион компаниясе, ул шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.