Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Макдоналдс” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Ауропадагы президенты Хәмзәт Хасбулатов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов һ.б катнашты.
Очрашуда сүз 2013 елда Казанда Универсиада үткәрү кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләсе хакында барды.
“Макдоналдс” компаниясе Казанның Универсиада авылында 2013 елгы җәйге уеннарда катнашучылар – спортчыларны, җыелма команда әгъзаларын бушлай тукландыру өчен тиз туклану ресторанының вакытлы корылмасын ачуны оештыру тәкъдиме белән чыкты. Компания “Макдоналдс” тиз туклану ресторанын урнаштыру өчен вакытлы бина ачарга, җиһазлар, продукция, персонал белән тәэмин итәргә һәм барысын да үз акчасына эшләргә әзер.
Рөстәм Миңнеханов очрашу кысаларында, 2013 елгы Универсиада катнашу өчен 13 меңнән артык спортчы һәм дөньяның 170 иленнән делегация әгъзалары, 150дән артык ММЧ вәкилләре, шулай ук Россия белән чит илдән 50 меңгә якын турист һәм җанатар килүе көтелүен искәртте.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, иң мөһим бурычларның берсе – күпсанлы спортчыларны һәм җанатарларны оештырылган төстә һәм югары профессиональ дәрәҗәдә ризык белән тәэмин итү.
Яклар “Макдоналдс” компаниясенең партнерлары белән (“Белая Дача” компаниясе) “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә салат һәм яшелчә продукциясен эшкәртү буенча завод ачу проекты буенча фикер алышты. Татарстан җитәкчелеге бу проектны гамәлгә куюда ярдәм итәчәк дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстанда 14 “Макдоналдс” тиз туклану рестораны эшли: Казанда – 9, Чаллыда – 2 һәм Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмәдә – берәр.
Компания республика территориясендә 12 ел эшли, Татарстанда “Макдоналдс” көн саен 46 мең кешегә хезмәт күрсәтә.
Искәртеп үтәбез, Россия дә беренче “Макдоналдс” тиз туклану рестораны 1990 елда пәйда булды.