Фәрит Мөхәммәтшин: “Киләсе биш елда безгә тотрыклылык кирәк”
15.11.2011
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада “ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм “Прикамнефть” нефть һәм газ чыгаручы идарә хезмәт коллективлары, сәяси һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Район активы белән очрашу Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов чыгышыннан соң башланды. Ул парламент җитәкчесенә соңгы вакытта районда башкарылган эшләр, аерым алганда, нинди муниципаль программалар гамәлгә куюлуы хакында сөйләде. Ул шулай ук социаль мәсьәләләрне хәл итүдә кайбер уңышлар турында сөйләде. Шулай итеп, җирле хакимият шәһәр транспортында йөрү бәясен 11 сумнан 10 сумга төшерүгә ирешкән, коммуналь челтәрләрнең искерүенә карамастан, муниципаль җитәкчелек торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре бәясен арттыруга юл куймый.
Геннадий Емельянов билгеләп үткәнчә, Алабуга хакимияте барлык сәяси партияләр белән дә конструктив диалог төзүгә ирешкән, моңа хезмәттәшлек итү турындагы килешү дәлил булып тора. Якын арада төрле сәяси партия вәкилләре гражданнарны кабул итә башларга мөмкин, район җитәкчелеге аларны бина белән тәэмин итәргә әзер.
ТР Дәүләт Советы Рәисенең чыгышы Татарстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә, киләчәккә куелган бурычларга багышланган иде.Фәрит Мөхәммәтшин 4 декабрьдә булачак сайлаулар турында сөйләгәндә, федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртырга әзер булган республика вәкилләрен сайларга чакырды. “Киләсе биш елда безгә сәяси, милләтара, конфессияара тотрыклылык кирәк. Болар барысы да яңа парламентның нинди булуыннан тора. Дәүләт Думасында Татарстан вәкиллеген сакларга тырышырга кирәк”, - диде ул.
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. “ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм “Прикамнефть” нефть һәм газ чыгаручы идарә хезмәт коллективлары яңа балалар бакчалары төзелеше һәм андагы урын кытлыгы проблемасын хәл итү, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре буенча сораулар бирде. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль программаларны санап чыкты.
Геннадий Емельянов үз чиратында яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен район җитәкчелеге нинди чаралар күрүе хакында белдерде.Очрашуларда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге