ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Язгы кыр эшләренә 20 млрд сумнан артык акча кирәк

26.01.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы җәчү эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел чәчү акча белән тэмин итү өлкәсендә катлаулы була. "Язгы кыр эшләренә генә 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, ягъни 1 гектарга 7 мең сум тирәсе", - диде Марат Әхмәтов. 

Министр хәбәр иткәнчә, орлык белән шикәргә бәяләр төште. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, шикәр заводлары 2016 елдагыга караганда 2 млрд. сумга ким керем алганнар. Ә шикәр комы 2016 елда бер килосы 37 сум торса, 2017 елда - 25 сум. 

""Хуҗалыклар чәчү эшләренә җитәрлек аванс әзерли алмый, - диде Марат Әхмәтов. - Шикәр чыгендеренә бәяләр кимү аркасында хуҗалыклар акча югалта. Бу чәчү эшләрен әзерләү һәм уздыруга тискәре тәэсир итәчәк". 

Шулай ук сөткә бәяләр кимү дә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен авыр хәлгә калдыра, дип саный министр. 

Чәчү эшләренә кирәк булган 20 млрд сумнан 7,5 млрд. сум минераль ашламаларга кирәк, 1,3 млрд. сум орлыкка, ягулык һәм техниканы төзекләндерүгә 5 млрд. сум кирәк, эш хакын түләүгә - 1,6 млрд. сум, башка чыгымнарга - 3 млрд. сум тирәсе. 

Ә гомумән август урталарына кадәр кыш эшләренә 26 млрд. сумнан артык акча кирәк, диде ТР авыл хуҗалыгы министры. Бер өлешен бюджет тәэмин итә, ә 15 млрд. сум тирәсен банклардан кыска вакытлы кредитлар белән каплыйсы була. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина