Рөстәм Миңнеханов: “Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды безне тәртипкә өйрәтте”

15.11.2011

Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды Татарстанны тәртипкә өйрәтте. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Иҗтимагый комитетның күчмә утырышында әнә шулай дип белдерде. Илнең торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү һәм торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган утырышны Россия Президенты Дмитрий Медведев Саха Республикасында (Якутия) үткәрде.
“Әлеге программага инде 4 ел, бу вакыт эчендә күп эшләр башкарылды, әмма иң мөһиме: Фонд безне тәртипкә өйрәтте. Акчаны болай гына китереп бирмиләр, иң элек тиешле документлар әзерләргә, барлык процедураларны узарга кирәк. Без әлеге юлны үтәргә өйрәндек. Элегрәк капиталь ремонтка акча бирелсә дә, аның ничек сарыф ителүен берәү дә белми иде, бүген исә без һәр йорт буенча нинди ремонт эшләре, кем тарафыннан башкарылуын белеп торабыз”, - диде Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, 4 ел эчендә Татарстанда 8600 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән, тагын 8000 йортта ремонт эшләрен башкарасы калган. 26,3 миллиард сум акча сарыф ителгән, шуның 40 процентка якыны – Фонд, калганы республика һәм халык акчалары.
“Бездә халык квадрат метрына 5 сум түли, без әлеге акчаларның беркая да китмәячәгенә гарантия бирәбез. Бу программа хисабына без ел саен кимендә 2 миллиард сум акча җыярга планлаштырабыз”, - дип ышандырды республика башлыгы.
Татарстан башлыгы үз чыгышында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү проблемасын да кузгатты.
“Быел бездә 1,5 мең шундый фатир бар. Әлеге йортларда яшәүчеләрнең мөстәкыйль рәвештә яңа торак сатып алырга хәлләреннән килми. Фондтан башка әлеге проблеманы хәл итү мөмкин түгел, чөнки төбәк бюджеты аны үзе генә күтәрә алмаячак. Без квадрат метрлар хакында сөйлибез, әмма кредитны һәркемнең дә ала алмавын истән чыгарып җибәрәбез. Узган ел бездә 14 мең, быел әлегә 11 мең ипотека кредиты бирелгән, ул якынча былтыргы күләмдә булачак. Әмма бюджет хезмәткәрләре, яшь белгечләр үзләренең хезмәт хаклары белән кредит алуны раслый алмаячак. Ярдәмнең ниндидер башка төрле формалары кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты фикеренчә, үзгәрешләр кичерүгә дә карамастан, яшь гаиләләр өчен программа да булырга тиеш. Торакның бәясе күп яктан җир һәм инженер инфраструктурасының күпме торуына бәйле. “Бездә җир бар, инфраструктурага бәйле мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Проект үзен акласын өчен кимендә 10 ел таләп ителә. Әлеге категорияләргә керүчеләр өчен инженер инфраструктурасы төзелешендә ниндидер яңа форма булдырырга кирәк”, - дип өстәде ул.
Татарстан башлыгы шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фондына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
“Төбәкләрнең моны хуплавы яхшы. Төбәк схемаларына килгәндә, мин барыбызга аның нәрсә булырга мөмкинлеге турында уйларга киңәш итәр идем. Һәр төбәкнең үзенә генә хас үзенчәлеге бар”, - диде Дмитрий Медведев.


ТР Президенты матбугат хезмәте