Казанга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде

24.01.2018

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген Владимир Путин мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашачак. Очрашуда дини белемнең тулы системасын формалаштыру һәм илебездәге дини мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре каралачак, шулай ук Академия эшенә беренче йомгак ясалачак.

Иртәгә, 2018 елның 25 гыйнварында Дәүләт Башлыгы Казандагы эшен дәвам итәчәк. РФ Президенты С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, анда ул модернизацияләнгән Ту-160М самолетының күрсәтмә очышын күзәтәчәк һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.

Аннары Владимир Путин «Бергәләп алга!» бөтенроссия студентлар клублары форумында катнашачак, форум «Татнефть-Арена» спорт сарае мәйданчыгында узачак. Форумда Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 5 меңнән артык студент катнашачак. Россия студентлары көне уңаеннан уздырылучы форумның төп максаты – студентларның команда рухын алга сөрү һәм ил буйлап югары уку йортларының коллектив активлыгын формалаштыру.

Шуннан соң Россия Федерациясе Президенты Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтына барачак, анда ул инновацион медицинага өйрәтү үзәкләрендә булачак һәм илнең алдынгы уку йортлары белән телекүпер уздырачак, телекүпер академик мобильлек, Россиядә югары уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә һәм студентлар тормышының башка аспектларына багышланачак.

Шулай ук Владимир Путинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы да планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.