SINOMACH Кытай милли корпорациясе Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели

24.01.2018

SINOMACH Кытай милли корпорациясе Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта бүген Давоста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның белән SINOMACH Кытай милли машина төзү корпорациясе белән очрашуда сүз барды. 

Корпорациянең эшчәнлеге юнәлешләре - җиһазлар җитештерү, проектларны гамәлгә ашыруда генераль подрядчы булу, хезмәт күрсәтү. Җиһазлар электр энергетикасы, металл җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, җиңел сәнәгать, әйләнә-тирә мохит, аэронавтика, космонавтика өчен җитештерелә. Корпорация дөньядагы 500 алдынгы компания исемлегенә керә. 

Рөстәм Миңнеханов SINOMACH җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгында һәм экология өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә тракторлар өчен комплект өлешләре производствонын локальләштерү турында да сүз барды. 

Шулай ук нефть химиясе кластерында хезмәттәшлек мәсьәләләре дә күтәрелдею Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов SINOMACH белән нефть эшкәртү өлкәсендә, шулай ук корпорациянең Татарстанда этилен заводын төзүдә катнашу мөмкинлеге буенча эш төркемнәрен оештырырга йөкләде. 

Рөстәм Миңнеханов SINOMACH компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына, ә Татарстан белгечләренең Кытайга визитларын оештырырга да йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.