Рөстәм Миңнеханов Давоста Indorama Corporation Индонезия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

24.01.2018

23 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Indorama Corporation («Индорама») Индонезия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында узды.  

«Индорама» компаниясенә 1976 елда Индонезиядә нигез салынган, компания 1990 нчы елларда полиэфир җепләр җитештерә башлаган, бу җепләр текстиль сәнәгате өчен җитештерелә. Хәзерге вакытта компания – дөньяда полистироллар җитештерүчеләрнең иң эресе, полиэтилен, полипропилен, тукымалар һәм медицина перчаткалары җитештерә. Продукциясе 90нан артык илгә җибәрелә.

Әлеге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм компания вәкилләре нефть химиясе өлкәсендә үзара файдалы инвестиция проектларын, шул исәптән «Алабуга-2» индустриаль паркы территориясендә гамәлгә ашыру буенча мөмкин хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.