Рөстәм Миңнеханов Давоста «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашында катнашты

24.01.2018

Бүген Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашында катнашты. 

Аерым алганда, ВТБ башлыгы Андрей Костин билгеләгәнчә, шәхси санкцияләр куркытмый, әмма банка санкцияләр кертү аны борчый. 

РФ энергетика министра Александр Новак, сорауга җавап биреп, «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашында белдергәнчә, нефтькә бүгенге бәяләр базардагы вәзгыятьне чагылдыра һәм фундаметаль факторларга туры килә. "Нефть бәясе 60 доллар объектив чынбарлыкны чагылдыра, һәм минемчә, бер ел элек булган бәягә караганда, бу яхшы прогноз. Бер элек бөтенсче 2017 елда бәяләр 45-55 доллар бул дип әйткәннәр иде, ә бүген без күрәбез, оптимизм бераз өстәлде", - диде Александр Новак. 

Эшлекле иртәнге ашта шулай ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.