Фәрит Мөхәммәтшин: “Россия Президенты төбәкләр фикеренә колак салды”

11.11.2011

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджетара сәясәт проблемалары хакында федераль дәрәҗәдә фикер алышуны вакытлы дип саный.

“Россия Президенты төбәкләр фикеренә колак салды, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Закон чыгаручылар советында да, Федерация Советында да без бюджет акчаларын бүлүдә яңа алымнар эшләү кирәклеге турындагы мәсьәләне күп мәртәбәләр күтәреп чыктык”.


Искәртеп узабыз, бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында “бюджет ресурсларын бүлүнең төбәкләр һәм муниципалитетлар файдасына үзгәрергә тиешлегенә” инануын белдерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “бу территорияләр үсеше өчен куәтле этәргеч бирәчәк, күп миллионлы халыкны урыннарда модернизация процессларында катнашырга мәҗбүр итәчәк”, дип өстәде.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге