Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов БИФ кысаларында «Цифрлы икътисад» сессиясендә булды, анда сәнәгатьнең, хакимият институтларының һәм инновацияләрнең цифрлы икътисад киләчәгенә йогынтысы турында фикер алыштылар; аннары «Технологияләргә ышанырга мөмкинме?», «Смарт-мобильлек өчен дизайн», «Глобаль фәнгә караш» сессияләрендә катнашты, боларында масштаблы тикшеренү берлекләре ярдәмендә фәнне ныгыту һәм халыкара интеграцияләргә ярдәм итү каралды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөтендөнья икътисадый форумына нигез салучы һәм аның президенты профессор Клаус Шваб катнашында пленар сессиясендә булды.
Моннан тыш, форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов берничә сөйләшү уздырды. Аерым алганда, Ericsson компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Яклар мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов тагын Indorama Corporation («Индорама») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компаниягә 1976 елда Индонезиядә нигез салынган, 1990 нчы елларда компания полиэфир җепләр җитештерү белән шөгыльләнә, бу җепләр текстиль сәнәгате өчен җитештерелә. Хәзерге вакытта компания – дөньяда полистироллар җитештерүчеләрнең иң эресе, полиэтилен, полипропилен, тукымалар һәм медицина перчаткалары җитештерә. Продукциясе 90нан артык илгә җибәрелә. Бүгенге очрашу барышында нефть химиясе өлкәсендә үзара файдалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча мөмкин хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.