А.Чубайс: “Татарстан белән “РОСНАНО” арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш”

11.11.2011

“Татарстан илдә нанотехнологияләр үсеше буенча база төбәге була ала һәм ул шулай булырга тиеш тә”. Моннан ике ел элек республикага сәфәре вакытында “РОСНАНО” Идарә рәисе Анатолий Чубайс шундый ышаныч белдергән иде. Бүген Татарстанга сәфәре барышында ул бу фикерен куәтләде генә. “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Татарстанны бүген нанотехнологияләр, гомумән, инновацияле икътисад үсеше буенча илнең лидер төбәкләренең берсе дип дип атап, республика әле бу өлкәдәге мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмый дип искәртте. “РОСНАНО” өчен Татарстан үзара хезмәттәшлек итүче төбәк кенә түгел, ул нанотехнологияләр, инновацияле икътисад үсеше буенча Россиядә лидерларының берсе. Шуңа күрә сәнәгый, фәнни, кадрлар потенциалы зур булган республикага безнең таләпләр дә югары. Татарстан алга таба тагын да динамик үсешкә омтылырга тиеш”, -дип ассызыклады ул. “РОСНАНО” җитәкчесе бу фикерен ТР Хөкүмәт йортында Татарстанда нанотехнологияләр һәм наноиндустрия үсеше перспективаларына багышлап уздырылган киңәшмәдә белдерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс катнашында узган киңәшмәдә “РОСНАНО” делегациясенең бүген Татарстанга сәфәре йомгаклары игълан ителеп, ике арадагы хезмәттәшлекнең торышы анализланып, алга таба уртак эшчәнлекнең планы расланды.Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, вице-премьер-энергетика министры Илшат Фәрдиев һ.б. катнашты.
Анатолий Чубайс республикага бу сәфәр барышында күргәннәреннән канәгать калуын яшермәде. IT-паркта тудырылган мохит, биредәге рух инновация белән бәйле эшчәнлектә биек мөһим әйбер, дип саный ул. “Химград” технополисы да “РОСНАНО” делегациясен сөендергән, “Данфлекс-нано”заводы ачылышыннан да канәгать калган. “Моннан 15 еллар элек ул чактагы ТР Президенты Минтимер Шәймиев нефть эшкәртүдән нефтехимиягә төп юнәлеш алу кирәклеген әйткән иде. Шул вакыттан бирле республикада куәтле нефтехимия кластеры оешкан. Ул тагын бер өстәмә фәнни-технологик бүленеш. Наноүлчәмдәге диапозонга китү бу юнәлештә тагын бер этап булачак. Бу республиканы алга таба этәрү өчен бик мөһим”, -дип ассызыклады ул.
Анатолий Чубайс искәртеп узганча, “РОСНАНО” белән Татарстан арасындагы шушы еллардагы хезмәттәшлек шактый нәтиҗәләр биргән. Хәзер, ди ул, бу хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш. “РОСНАНО” башлыгы республиканы наноиндустрия өлкәсендә тагын да күбрәк яңа проектлар тәкъдим итәргә чакырды. “Безнең үз чиратыбызда планнан тыш өстәмә финанслау өчен мөмкинлекләребез җитәрлек”, - дип кабатлады ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакның республика мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмый, дигән фикере белән килешүен белдерде. “Без лидер булырга бурычлы. Вакыт уза тора, без тиз эш йөртергә тиешбез”, -дип ассызыклады ул. Республика башлыгы Татарстандагы эре яңа заманча производстволарны нанотехнологияләргә нигезләнеп үстерү зарурлыгын искәртте. “КАМАЗ”ның бу өлкәдәге уңышлы эшчәнлеген санап узды. “Алабуга” МИЗ да теркәлгән 20 резидент-компания гамәлгә ашыра торган кызыклы проектларга тукталды. Композит материаллар җитештерүнең “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” җәмгыятенә перспективалар ачуын билгеләп үтте. Президент “Идея” технопаркы һәм “Химград”технополисы базасында төзелүче Нанотехнологияләр үзәгенә зур өметләр баглануын җиткерде. Бу өлкәдә эшләү өчен тиешле әзерлекле белгечләр әзерләү кирәклегенә басым ясады.
Нанотехнологияләр үзәге өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгышында да күтәрелде. Ул Казан вузларының берсе базасында нанотехнологияләр өлкәсендә бердәм белем бирү үзәген булдыру тәкъдимен кертте. Аның чыгышы республика предприятиеләренең “РОСНАНО” белән хезмәттәшлек перспективаларына багышланган иде. Алга таба хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе дип ул Татарстанда “РОСНАНО” проект компаниясе бүлекчәсен төзү ихтималын атады.
Соңыннан бүгенге киңәшмә йомгаклары буенче беркетмә һәм Татарстан Республикасы белән “РОСНАНО” ААҖ, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “РОСНАНО” ААҖ Идарә рәисе Анатолий Чубайс имзалады. 2015 елга кадәр исәпләнгән Килешү нанотехнологияләр һәм наноиндустрия, нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияле инфраструктураны үстерү, ТРда өметле нанотехнологияләр һәм наноиндустрия төзү буенча проектлар эшләү, гамәлгә ашыруга кагыла.