Бүген “ДАНАФЛЕКС” компаниясе төркемнәренең 10 еллык юбилее көнендә, Казанда нанотехнологияләр кулланылышы белән сыгылучан төргәкләр җитештерү буенча “ДАНАФЛЕКС-НАНО” ҖЧҖ яңа заводы ачылды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанга эш сәфәре белән килгән РОСНАНО идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, “ДАНАФЛЕКС” ЯАҖ президенты Айрат Бәширов, “ДАНАФЛЕКС-НАНО” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Молокин катнашты.
Иң элек мәртәбәле кунаклар җитештерү зонасы белән танышты, аларга өрдермә экструзия, яссы ярыклы экструзия, бастырып чыгару цехлары тәкъдир ителде, җиһазларның эш рәвеше турында сөйләнде, нанотехнологияле төргәкле продукция күрсәтелде.
Тантананы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, ике ел элек иң заманча нанопредприятие төзү идеясе тугач, инвестор да табылган, нәтиҗәдә бик яхшы комплекс “үсеп чыккан”. “Рәхмәт сезгә, Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге тагын да артачак, мондый проектлар күбрәк булырга тиеш”, – дип республика башлыгы бу күләмле эшне башкарып чыгучыларга зур рәхмәтен җиткерде. Президент журналистларга ассызыклап узганча, һәр кече бизнес вәкиленең, полимерлар белән бәйле эшчәнлеккә тотынган һәр җитештерүченең нанопроектларда катнашу мөмкинлеге бар. "Нанокомпозитлар белән бәйле проектлар “Алабуга” махсус икътисади зонасында да гамәлгә ашырылачак. Бүгенге көндә “Идея” технопаркында, “Химград” технополисында уңышлы тәҗрибә күзәтелә. Бу юнәлештә тикшеренү проектлары да күп. Нефть химиясе базасында тормышка ашырып булырдай юнәлешләр байтак. Биредә җитештереләчәк продуктлар безнең өчен бик мөһим, чөнки яңа регламентлар еш кына безнең җитештерүчеләрне катлаулы икътисади хәлгә юлыктыра”, - дип шәрехләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Анатолий Чубайс чыгышында бу проектның бик үзенчәлекле булуына басым ясады. “Хәзер исә заманча кулланучыга заманча төргәкле товар тәкъдим ителәчәк”, - дип белдерде РОСНАНО башлыгы. “Мин бу завод ачылышына бик шатмын, биредә җитди әзерлек уздырылган, мондый дәрәҗәдәге җиһазланыш күләме югары һөнәри дәрәҗәне дәлилли. Бу алдынгы проектларның берсе. Татарстан Президенты белән эшләве һәрвакыт күңелгә хуш килә, чөнки Татарстанда “эшләнәчәк” дигән сүзләр һәрвакыт чынга аша”, – дип җөпләде ул чыгышын.
Алга таба сүз Айрат Бәшировка бирелде. Ул заводның сафка басуына зур тырышлык куйган Рөстәм Миңнехановка, инвестор Анатолий Чубайска үзенә күрсәтелгән ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде. “Ике ел элек Президент бу буш урында завод төзик, ярдәм итәрбез дигәч, без бу ярдәмгә өметләнеп эшкә тотындык. Без бербөтен булып эшләдек, бүген менә завод старт бирүгә әзер”, - дип белдерде. Ул журналистлар белән киләсе елга планнары хакында да уртаклашты. 2012 елда сатылачак продукция күләме 3,6 миллиард сумны тәшкил итәр, дигән фаразлар бар, продукциянең 30 процент өлеше Татарстанда сатылачак.
Яңа завод – “Данафлекс” ЯАҖ һәм “РОСНАНО”ның уртак җимеше. Бу Ауропада сыгылучын төргәкләр әзерләү буенча иң эре җитештерү мәйданнарының берсе. Ул Россиядә бүтән аналоглары булмаган югары барьерлы үтә күренмәле полимер пленка һәм аның нигезендә төргәк материаллары җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Мондый сыгылучан төргәк материаллары азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, косметик чаралар, хайваннар өчен ашамлыклар, ашламалар өчен кулланыла. Җитештерүчәнлекнең финансташ инвесторы – РОСНАНО. Проектның гомуми бюджеты 2,45 миллард сумны тәшкил итә.
Яңа заводның проект куәтлелеге елына 46 мең тонна пленка һәм төргәктән гыйбарәт булачак. Сатылган продукциядән алыначак керем 2015 елга 6 миллиард сумга кадәр җитәр дип фаразлана. Хәзерге вакытта 320 яңа эш урыны булдырылган, киләчәктә биредә 600 ләп хезмәткәр көч куячак.
Сыгылучан төргәкнең төп өстенлеге – аның бик җиңел массалы, кулланучылар өчен куркынычсыз, җитештерүдә түбән энергия кулланылышында. Транспортировка вакытында башка төргәкләр белән чагыштырганда нанотөргәк чыгымны да аз сорый. Барьер каршылыгына ия пленка дигәндә, кислород һәм башка газлар, көнкүрештә очрый торган химик кушылмалар, су, май, микроорганизмнар һәм ультрафиолет нурланыш үтеп керүгә каршы торучы үзлекләрне күздә тотарга кирәк. Нанотехнологияләр кулланылышы белән яңа төргәкләр консервантлар куллануны киметә һәм продуктларны саклау вакытын да күпкә озынайта. Фольгасыз заманча сыгылмалы төргәк продукцияне төргәгеннән чыгармыйча микродулкынлы пичләрдә җылыту мөмкинлеген бирә. Без күнеккән консерв банкаларыннан да азат итү ягыннан да проект әһәмиятле.
Яңа заводта немец фирмасының иң заманча җиһазлары кайтарылган. Аерым алганда, яссы ярыклы Filmex экструдеры, 17 катламнан торган югары каршылыклы пленка җитештерергә мөмкинлек бирә. 17 катламны бер-берсенә тоташтыру типография процессын хәтерләтә, дип аңлатты Виктор Молокин. Гранулалар эремәгә әверелә, аннан соң пленка хасил була, аңа нанокомпозитлар беркетелә, алар никадәр еш урнаштырылса, каршылык дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була, ди Виктор Молокин. Пленка басу цехында тирән бастырып чыгаручы ике машина эшли. Алар бер кууда салкын җилем сөртү технологиясенә, инлайн ламинация һәм пленканың кире ягында бастыру мөмкинлегенә ия. Бу Россиядә мондый бердәнбер җайланма. Моннан тыш заводта Россиядә иң югары тизлекле флексографик бастыру машинасы да эшли. Виктор Молокин хәбәр иткәнчә, заводта якынча 20 машина булачак.
Сүз уңаеннан. “Данафлекс” ЯАҖ Казанда 2001 елда барлыкка килгән. Бу республика өчен мөһим вакыйга, ул тагын бер кат Татарстанның инновацияле проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерлыкка чыгу омтылышларын ассызыклый.