Татарстан Премьер-министры East Pharma компаниясе җитәкчелеге белән очрашу уздырды

12.02.2008

Татарстан Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында East Pharma компаниясе җитәкчелеген кабул итте.
Шуны да искәртик: East Pharma компаниясе - патентлы булмаган препаратлар җитештерүгә көйләнгән Deva Holding A.S. (Төркия) фармацевтика компаниясе.
Республикасы Премьер-министрына Deva Holding A.S. нең эшчәнлеге тәкъдир ителгән иде. 50 еллык тарихы булган әлеге традицион төрек компаниясенә табиблар һәм фармацевтлар тарафыннан нигез салынган була. Аның акцияләре, беренчеләрдән саналган төрек ачык акционерлык компаниясенеке буларак, Стамбул фонды биржасында югары бәя ала. Бүген Deva Holding S.A. предприятиесендә ике мең хезмәткәр эшли, аларның яртысы – медицина вәкилләре.
Очрашудан соң, East Pharma компаниясе президенты Филипп Хаас журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры белән беренче очрашу, аның карашынча, перспективалы булган.
“Хәзергә конкрет адымнар турында сөйләргә иртәрәк. – Ләкин мин алдагы мөнәсәбәтләребездә таяну ноктасы таптык дип уйлыйм”.
Филипп Хаас әфәнде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгының потенциаль хезмәттәшлеккә карата мөнәсәбәтен “бик тә прагматик һәм эшлекле” дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге очрашу East Pharm компаниясе һәм Татарстан Республикасының “алдагы хезмәттәшлеккә юл таба” алачагына ышаныч биргән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте