Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Казахстан Республикасының Кызыл Урда өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерергә тели

18.01.2018

Казахстан Республикасының Кызыл Урда өлкәсенең мөмкинлекләре зур, һәм Татарстан әлеге төбәк белән хезмттәшлекне үстерү яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хаким Крымбәк Кушербәаев җитәкчелегендәге Кызыл Урда өлкәсе делегациясе белән очрашудңа белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Казахстан делегациясе бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгының презентацияләр үзәгендә, "Медицина фәне үзәге" региональ медик симуляторлар инжиниринг үзәге" ААҖндә, "Иннополис" МИЗда булган. Делегация визиты барышында Кызыл Урда Хакиме белән Иннополис шәһәре мэры арасында Татарстан белән хезмәттәшлек турында, Кызыл Урда өлкәсе белән "Медицина фәне үзәге" региональ медик симуляторлар инжиниринг үзәге" ААҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар, шулай ук авыл хуҗалыгы комплексында проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара хезмттәшлек турында меморандум имзаланды. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы һәлакәт сәбәпле кайгыларын уртаклашты. 

Шуннан ТР Президенты Татарстан белән Казахстан арасындагы актив хезмәттәшлек алып барылуын ассызыклады. "Безнең күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр, һәм безгә Казахстан республикабызның иң эре сәүдә-икътисадый партнерларының берсе булуы бик шатлыклы", - диде ул һәмКазахстанда Татарстанның эре компанияләре уңышлы эшләп килүен искәртте. Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы эшли, Казан-Алмата, Казан-Астана маршрутлары буенча авиарейслар йөри.

ТР Президенты фикеренчә, Казахстан белән генә түгел, ә  аерым алгнада Кызылорда өлкәсе белән хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр зур. "Без сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр белән генә чикләнмибез. Безнең мәдәниятларыбыз, динебез, телләребез якын. Без алга таба да Казахстан Республикасының Кызыл  Урда өлкәсе белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан һәм Кызылорда өлкәсе хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләре итеп, Татарстан Президенты мәгариф, мәдәният, туризм, бизнесны үстерү мәсьәләләре, мәгълүмати технологияләр, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады. 

Рөстәм Миңнеханов аеруча Казахстан белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек уңышларын ассызыклады, республикада әлеге өлкәдә алгарышлы проектлар гамәлгә ашырыла. 

Татарстан Президенты Кызыл Урда өлкәсе Хакимен һәм делегация әгъзаларын Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды