Рөстәм Миңнеханов: Экологик иминлекне арттыру һәм кеше капиталын үстерү өчен уңайлы киңлекләр тудыру – Стратегия-2030дагы өстенлек

18.01.2018

2017 ел йомгаклары буенча республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик вәзгыять шактый яхшырган, табигатьтән нәтиҗәле файдалануга күзәтчелек һәм аны тәэмин итү буенча системалы эш башкарылган. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Росприроднадзор җитәкчесе Артём Сидоров та катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Татарстанда Экология һәм җәмәмгать киңлекләре елы дип игълан ителгән 2017 елның үзенчәлекле ягы – уңайлы яшәү тирәлеге формалаштыру проектларын гамәлгә ашыруда барлык җәмгыятьнең көчләре туплану. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, санитар-экологик ике айлык чаралары беренче мәртәбә массакүләм характерда булды: аларда 1,2 миллионнан артык татарстанлы катнашты – бу республиканың актив халкының 2/3 өлеше. Белем бирү һәм тәрбия проектлары да уңышка ирешә.   

«Безнең республика – Россиянең иң алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Нефть һәм нефть химиясе, машина төзелеше тармагында масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итү шактый югары  технологик дәрәҗәне таләп итә. Яңа технологияләрне исәпкә алып, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты минималь булырга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», «Транснефть – Прикамье» эре сәнәгать предприятеләренед югары экологик җаваплылыгын билгеләп үтте.   

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, 2018 елда республика кешеләре өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, торак төзелеш өлкәсендә «яшел стандартларны» гамәлгә кертү эше дәвам итәчәк.  

«Бизнес мәнфәгатьләре кысаларында экологик җаваплылык хисапларын тапшыру тәртибен камилләштерү һәм гадиләштерү кирәк булачак. Бу  административ каршылыкларны байтак киметәчәк, контроль һәм күзәтчелек нәтиҗәлеген арттырачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

ТР Президент билгеләп үткәнчә, 2018 елда калдыклар белән эш итү, аларны икенчел куллану, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторларын билгеләү һәм аларга тарифлар урнаштыру һаман да актуаль тема булып кала. «Без бу мәсьәләне эшкуарлар һәм, Артём Георгиевич, Сезнең белән дә карадык. Монда нормативларны һәм алымнарны камилләштерү өлешендә эш төркеме булдырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Экологик вәзгыятьне яхшырту, әйләнә-тирә мохитне яклау буенча яңа заманча чаралар күрү – Владимир Путинның стратегик инициативалары. Россиядә 2025 елга кадәр экологик иминлек стратегиясе эшләнгән, күп кенә дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.   

Утырыш барышында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән «ТАНЕКО» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка  Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары –Росприроднадзор җитәкчесе Артём Сидоров һәм «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин кул куйды. Килешү атмосфера һавасына пычраткыч сәнәгать матдәләрен чыгарып ташлауга автоматлаштырылган контроль буенча сынау проектын гамәлгә кертүне күз алдында тота.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.