Алексей Песошин ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә: Архив документлары - теләсә кайсы дәүләтнең стратегик ресурсы

18.01.2018

Татарстанда барлык дәрәҗәдәге архив эшләрен үзгәртеп кору буенча җитди эшләр уздырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә белдерде.

Гомумән ТР Премьер-министры ведомствоның эшен уңай бәяләде.

“ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты үз алдына куелган бурычларны үти һәм аның эшен уңай бәяләргә кирәк”, - диде ул.

“Һичшиксез, архив документлары - ул теләсә кайсы дәүләтнең стратегик ресурсы, - дип белдерде Алексей Песошин. - Россия Президенты Владимир Путинның архив хезмәтенең турыдан-туры Президентка буйсынуы турындагы карары моны раслый. Россия архивына дәүләт эшләрен көйләү һәм документлаштыру буенча вәкаләтләр бирелде”.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, инде өченче ел 2016-2020 елларга кабул ителгән архив эшләрен үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Матди-техник базаны ныгыту өлкәсендә аерым казанышлар бар, заманча җиһазлар алынган, архив документлары фәнни өйрәнелә, архив фонды тулыландырыла, хезмәткәрләрнең квалификацияләре күтәрелә - бу эшләрне финанслауның гомуми күләме 2017 елда 258 млн. сум тәшкил иткән.

Архив хезмәткәрләренең хезмәт хакы арткан, ул 29,5 мең сум тәшкил итә.

Беренче тапкыр республика бюджетыннан муниципаль архивларга грант ярдәменә акча бүлеп бирелгән.

“Архив документларын саклау шартларын яхшырту буенча зур эш алып барыла, - диде Алексей Песошин. - 2017 елда гына да архивларга капремонт ясарга республика бюджетыннан 444 млн сум акча җибәрелгән. 2018 елда архивларга капремонт ясау программасы дәвам итәчәк”.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.