Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны үстерү, “ТР Электрон хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тәкъдим ителгән «Ведомости», «Известия», «Комсомольская правда», «Аргументы и Факты», «Российская газета» кебек федераль басма журналистлары белән ИТ-парк мәйданчыгында очрашты.
Республикада гражданнарга электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү процессы хакында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде. 2012 елда Татарстанда өченче буын инфоматларын урнаштыру ниятләнә – бу универсаль электрон карталары ярдәмендә электрон хезмәт күрсәтү.
Киләчәктә республикада һәр икенче дәүләт хезмәтен электрон рәвештә күрсәтүгә ирешү ниятләнә дип белдерде ТР мәгълүмат һәм элемтә министры.
Аннары Рөстәм Миңнеханов федераль ММЧ вәкилләренә инфоматлар эшен тәкъдим итте һәм аларның эволюциясе хакында сөйләде. Беренче вакытта инфоматларның интерактив сервисы юк иде, алар базада гына эшләде. 2009 елда инфоматлар катлауланды һәм сканер, принтер белән җиһазланды, кулланучылар белән оператор арасында элемтә урнаштырылды. Өченче буын инфоматлары универсаль электрон карталар белән эшләячәк. Татарстан сынау төбәге буларак, УЭК 2012 елдан гражданнарга таратылачак. Гомумән алганда, 2014 елда аның белән һәр россияле файдалана башлар дип көтелә.
ИТ-парк буенча экскурсия тәмамлангач Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, алар “ТР Электрон хөкүмәт” проектының бюджеты, республикада универсаль электрон карталар кайчан кулланышка керүе, республикада мәгълүат технологияләре өлкәсендә тагын нинди проектлар гамәлгә ашыру планлаштыру белән кызыксынды. Моннан тыш, республика башлыгы ИТ тармагы өчен белгечләр әзерләргә теләүләре хакында сөйләде. 2013 елгы Универсиада авылы янында сәләтле балалар өчен төзелә торган интернат-мәктәп киләсе уку елында беренче укучыларын кабул итәр дип ниятләнә.