Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сигма. Инновацияләр” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Юрий Коропачинский белән очрашуда композицион (наномодифицияләнгән) материаллар җитештерү өчен чимал буларак углерод наноторбаларын чыгару перспективалары буенча фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефтехиминвест-холдинг” ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.
Бүгенге көндә авиа- һәм машина төзелеше, металлургия һ.б. кебек өлкәләрдә наномодифицияләнгән материаллар җитештерүгә ихтыяҗ бар.
Искәртеп үтәбез, “Сигма. Инновацияләр” проекты “Роснано” тарафыннан хупланган һәм җитди перспективаларга ия.