Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары җыелышы узды.
Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында узган чарада Ассоциация җитәкчелеге, башкарма хакимият органнары һәм РИРА әгъзалары булган төбәкләр башлыклары катнашты.
Чарада катнашучылар РИРА эшчәнлегенә кагылышлы берничә мәсьәләне карадылар. Аерым алганда, 2017 ел йомгаклары турында сөйләштеләр, Ассоциация эшчәнлегенең календар планын расладылар, бу елга эшчәнлек бурычларын билгеләдерләр.
Шулай ук бер тавыштан җыелышта катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе итеп яңадан сайланды.