Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган ел март аенда илче ханым Татарстанда Голландия эшлекле даирәләре делегациясе белән булган. ТР Президенты Нидерланд җитәкчелеген төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне киңәйтүгә уңай шартлар булдыруга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Нидерланд Корольлеге - Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәсе буенча Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше күләме өчтән бер өлешкә арткан һәм 1,6 млрд. доллардан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2011 елда Чаллыда Голландиянең DSM компаниясе заводы ачылган, анда югары сыйфатлы премикслар җитештерәләр (терлек өчен витаминлы азык). 2016 елда заводның икенче чираты эшли башлаган.
Моннан тыш, Татарстанның агросәнәгать, машина төзү, нефть химиясе, мәгълүматлаштыру һәм ИТ, банк, инновацияләр өлкәсендәге Голландия фирмалары белән уңышлы эш тәҗрибәсе бар. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек әһәмиятле, диде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Регина Джонс-Бос алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә проектлартурында сүз барды.