Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы-2018дә: Төбәкләрнең үсеш, эш урыннары булдыру, эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен мотивациясе булырга тиеш

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты.

Фикер алышулар барышында экспертлар дәүләт идарәсе системасының эшләвенә карата үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенә һәм аны матди кызыксындыру системасын алмаштыру зарурлыгына карата фикер уртаклаштылар.

РФ Финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге ике нигезгә корыла. Беренчесе – функциональ нәтиҗәлелек (максат кую), ә икенчесе – гамәлләр нәтиҗәлелеге (бурычларны гамәлгә ашыру эшчәнлеге).

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне җайга салуга коррективалар кертмәскә тәкъдим итте. «Минем үтнечем – биш ел бернәрсәгә дә кагылмагыз. Куйгансыз икән максатны – әйдәгез, эшлик. Һәм мин күпме керем эшләгәнбезене аңлаячакмын», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үткән ел федераль законнарга үзгәрешләр кертелде, шулар нәтиҗәсендә табышка салым кертү нормативының 1%ы федераль бюджетка тапшырылды. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, илнең алдынгы субъектларына яхшы эшләгәннәре өчен хуплау рәвешендә билгеле бер сумма күчерделәр. «Аңлашыла, һәркемнең үз мәнфәгате. Антон  Силуанов урынында мин дә шулай эшләр идем. Мин дә Татарстан финанс министры булып эшләдем, шуңа аның хәлен аңлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов, ул билгеләп үткәнчә, предприятиеләрнең үсеше өчен, эш урыннары булдыру, эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен мотивация булырга тиеш. 

Тапшырылган вәкаләтләр кысаларында төбәкләрнең эшенә килгәндә исә, Татарстан Президенты аларга күбрәк ышанырга өндәде. «Мәскәүдән торып, шундый зур илгә идарә итүе кыен. Сезнең төбәкләрегез бар. Әгәр теге яисә бу субъект җитәкчесе куелган бурычларны хәл итүгә туры килми икән, алмаштырыгыз аны», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.