15 нче мартка кадәр “2008-2010 елларга Электрон Татарстан” Татарстан Республикасында инфокоммуникацион технологияләрне куллануның (ИКТ)” үсеше һәм кулланылышы” дигән программа проекты эшләнеп бетәчәк
11.02.2008
2007 ел ахырына “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарма хакимият органнарына кертелгән Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасында инде 4 меңнән артык дәүләт хезмәткәре эшләде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт идарәсе генераль директоры Николай Никифоров хәбәр итте.
Утырыш 2007 елда “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга һәм 2008-2010 еллардагы бурычларга багышланган иде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте: бүген инфокоммуникацион технологияләр республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләренә башкарма хакимиятнең аңлаешлы һәм үтә күренмәле булуын тәэмин итәргә булышалар. “Республика Россиянең башка төбәкләре белән инфокоммуникацион технологияләрне куллану (ИТК) өлкәсендәге үсеш буенча хезмәттәшлек белән кызыксына, аерым алганда Мәскәү Хөкүмәте белән тәҗрибә алмашу эше җайга салынган”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
2006-2007 елларда эшләнгән эшләр турындагы җентекле доклад белән Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров чыгыш ясады. Ул 2005 елда республикада инфокоммуникацион технологияләр куллануны үстерүгә каралган бюджетның - 42 млн. сум, 2006 елда – 155 млн. сум, 2007 елда 221 млн. сум тәшкил итүен хәбәр итте.
Узган ел “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” үсеше кысаларында үзәкләштерелгән 26 проект гамәлгә ашырылган иде.
2007 ел азагына проект (интернет, электрон почта, документлар әйләнеше) кысаларында үзәкләштерелгән сервислардан 3,5 меңнән артык хакимиятнең башкарма органнары хезмәткәрләре - министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль район администрацияләре файдаланды.
Кулланылышка кертелгән электрон документлар әйләнеше системасы 4 меңнән артык дәүләт хезмәткәрен үзенә тартты. Николай Никифоров сүзләренә караганда, Татарстанда эшләп килгән электрон документлар әйләнеше системасына хәзергә Россия Федерациясенең бер генә төбәгендә дә тиңнәр юк. Хәзер республикада берничә муниципаль районда системаны “пилотлы” кулланылышка кертү башланды. 2008 елның 1 нче июленә кадәр электрон документлар әйләнеше системасы республиканың барлык муниципаль районнарында да кулланылышка кертеләчәк.
Николай Никифоров шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталы үсеше буенча булган эш турында да сөйләп үтте. “2007 ел ахырына безнең 1 млн. битне карап чыгуга ирешкән 62 мең кулланучысы булган аудиториябез бар иде”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталы кысаларында телефон аша хезмәт күрсәтү үзәге эшли. Проект 2006 елдан алып, этаплап җәелдерелә бара. Беренче булып, өч тамгалы телефон номеры буенча республиканың теләсә кайсы районы һәм шәһәреннән шалтыратып, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булган “эшмәкәрнең кайнар линиясе” барлыкка килде. Хәзер шул ук принцип буенча “хәрби хезмәткә чакырылучының “кайнар линиясе” оештырылды.
Муниципаль берәмлекләр порталларын оештыру актив рәвештә дәвам итә. Монда шулай ук үзәкләштерү принцибы кулланыла (район администрацияләренең беренче бите һәм сайтлары бердәм платформа принципларында төзелә).
Республикада үсеш алган тармак проектларының берсе пассажир автотранспорты белән идарә итү системасы (республиканың 26 автовокзалын, 300 дән артык транспорт чарасын үз эченә алган, 2008 елда система елга транспортында да тиражын билгеләячәк), авыл китапханәләре интернеты проектын челтәргә ялгау (хәзер пилот вариантында 100 китапханәне эшкә тартты), шулай ук бюджет учреждениеләрендә электрон күренештәге салым исәп-хисабы системасын кулланылышка кертү буенча проектлар атап үтелде. Никифоров әфәнде хәбәр иткәнчә, 2007 елда системаны барлык бюджет учреждениеләрендә дә кулланышка керткәннәр (7960 учреждение). Аларның барысы да электрон тамга ачкычлары алган һәм исәп-хисапларын электрон формада тапшырачаклар. “2008 елда без гражданнар хәле акты язмалары (ЗАГС) органнарының яңа мәгълүмати системасын гамәлгә ашыра башлаячакбыз”, - дип әйтте Николай Никифоров. Системаның инде моңа кадәр булган барлык мәгълүматлар базасы белән бергә тоташкан тулы кыйммәтле электрон ресурсына әвереләчәге күздә тотыла.
2008 елдагы эш турында сөйләгәндә, Никифоров “2008-2010 елларга Электрон Татарстан” Татарстан Республикасында ИКТ үсеше һәм кулланылышы” прграммасы проектын иң кыска вакыт эчендә тулысынча хәл итәргә киңәш бирде.
Алдагы эш кысаларында инфокоммуникацион технологияләрне куллануны (ИТК) дәүләт һәм муниципаль идарәләрдә куллану күздә тотыла.
Мәгариф өлкәсендә дә инфокоммуникацион технологияләрне куллануның зур перспективалары ачыла. Мисалга Никифоров республикада мәктәпләрне интернет челтәренә тоташтыру проектының төгәлләнүен искә төшереп үзды. “Бүген компьютерлар информатика кабинетларыннан читкә чыгарга тиешләр, - диде ул. – Алар һәрбер укытучы һәм укучылар эшенең төп составын тәшкил итә алалар”. Ул 2008 елда мәктәпләрне компьютер техникасы белән җиһазландыруның яңа принципларын уйлап табарга һәм республикада белем турындагы документларны электрон алмаштыруга стимул бирү процессын башлап җибәрергә тәкъдим итте.
Моннан тыш, милли-мәдәни мирасны, кыйммәтле архив фондын электрон күренешкә күчерү эшен тизләтү таләп ителә. Әлеге документлар - Интернеттан, ә республикада электрон китапханәләр челтәре аша һәркем куллана алырлык булырга тиеш.
Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры инфокоммуникацион технологияләрне үстерүнең расланган бюджеты быел - 300 млн. сум, файдалану бюджеты 116 млн. сум. тәшкил итүен хәбәр итте.
Ул шулай ук бүген Россия төбәкләренең мәгълүматлаштыруны үстерүгә шактый гына бюджет акчалары юнәлдерүләрен хәбәр итте. Мәскәүдә бу гомуми бюджетның - 1,5 % ы, Ямал-Ненец автономияле округында – 1 % ы, Карелиядә, Чувашиядә - якынча 0,5% туры килә.
Татарстан Республикасына килгәндә, 2007 ел йомгаклары буенча, республика чыгымнары бюджетында инфокоммуникацион технологияләрне куллану 0,37 % тәшкил итте.
Утырышта докладлар белән Россия космик приборлар төзү фәнни-тикшеренү институты директорының беренче урынбасары Вячеслав Безбородов, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгълүмати аналитика бүлеге башлыгы Александр Юртаев һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, утырышка йомгак ясап, “2008-2010 елларга Электрон Татарстан” Татарстан Республикасында ИКТ үсеше һәм кулланылышы” прграммасын 15 нче мартка кадәр эшләп бетерегә кирәклеге турында белдерде.
“Бүген үк инде мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру уңай нәтиҗәләр бирә, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Бу юнәлештәге алга таба булган эш иң яңа технологияләрне кулланган хәлдә иң югары дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Бу республикага яңа сыйфат югарылыгына күтәрелергә мөмкинлек бирә”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте