Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокурорларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

14.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Казанда Татарстан прокуратурасы бинасында узды. Анда шулай ук РТ буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Иминлек советы Секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, прокурорларга еш кына гадәти булмаган, катлаулы, тиз арада хәл итеп булмый торган мәсьәләләр очрый. "Законны үтәмәү, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен бозу бөтен дәрәҗәдәге прокурорларның да тоткарсыз җавабын таләп итә, әмма җавап җәмгыять һәм дәүләттә тотрыклылык ихтыяҗы өчен үлчәнгән, төрле яктан тикшерелгән булырга тиеш. Шул очракта сезнең хезмәтегезне гражданнар тешенчә бәяли һәм дәүләт органнары имиджы артып кына торачак", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, прокуратура роле тормышның төрле өлкәләрендә кирәк, беренче чиратта җинаятьчелек белән көрәштә. "Ел саен сезнең хезмәткәрләр меңләгән хокуксызлыкка дучар булган татарстанлылар ихтыяҗын яклый", - диде ул. 

Татарстан Президенты хезмәт һәм социаль законнар өлкәсендә, шул исәптән хезмәт хакын түләү, пенсияләр һәм пособияләрне билгеләү, алданган өлешләп фатир алучылар һәм алданган банкларга акча салу өлкәсендә күзәтчелек эшен дә билгеләп үтте. 

"Сез юридик затлар хокукларын да нәтиҗәле яклыйсыз. Прокурор күзәтчелеге бизнес эшенә хокуксыз катнашуга каршы торуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Болар барысы да төбәк икътисадында, гражданнарыбыз тормышы сыйфатында чагыла", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Прокуратура эшенең мөһим юнәлешләре арасында - коррупциягә каршы тору, экология өлкәсендә законнарны үтәүне күзәтчелек итү, хокук салау органнары эшен координацияләү. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Илдус Нәфыйковны Почет Ордены белән бүләкләнүе белән котлады. "Һичшиксез, Илдус Сәид улы һәм бөтен коллектив эшен лаеклы бәяләү бу", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук прокуратура хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев