Татарстанның барлык структураларының төп мәсьәләләренең берсе – наркотикларга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, наркотикларның елдан-ел яңаларын ясап торганны белгәнгә, бу аеруча әһәмиятле.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия наркотикларны контрольда тоту буенча федераль хезмәте директоры Виктор Иванов рәислегендә бүген ТР Министрлар Кабинетында “Дезоморфиннан азат алдынгы төбәкләр. Россия Федерациясендәге 4 субъектның уникаль тәҗрибәсе” темасына Казан-Мәскәү-Белгород-Калуга-Липецк калалары арасында бара торган интерактив видеоконференциядә шулай дип басым ясап әйтте. В.Иванов сүзләренчә, һәр атнаны дөньяда кимендә 1 наркотик синтезлана, шуңа күрә, хокук һәм сәламәтлек саклау органнарының, яшьләрне рухи тәрбияли торган төрле хезмәтләрнең, конфессияләрнең бергәләп тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә эшләвеннән күп нәрсә тора, бу исә, билгеле, РФ субъектлары җитәкчеләре җилкәсенә дә төшә.
ТР Президенты хисабында билгеләп үткәнчә, Татарстанда наркоманиягә каршы җәелдерелгән эш нәтиҗәсендә, соңгы 1,5 елда наркомания белән авырып исәпкә алынучылар 1-2 процентка калып кимегән, авыручылар 2 тапкырдан артыкка азайган, наркотиклардан агуланып үлүчеләр 3 мәртәбә кимегән, ләкин наркомания проблемалары бетте дип булмый. 2010 елдан синтетик наркотиклар кулланылышына – законсыз әйләнештәге дезоморфинга бәйле җинаятьләр, илебезнең башка төбәкләрендәге кебек, Татарстанда да артты. Моның сәбәбе – кодеинлы препаратларны рецептларсыз сату, дип искәртте Президент. Быел республикада хокук сакчылары дезоморфин ясый торган наркопритоннар ачыклау күләме 40 процент чамасы арткан, андый наркотикларны тартып алу 1,5 тапкырга күбрәк булган, наркоманнарның өчтән бере дезоморфин куллана һәм аларның 80 проценттан артыгының даими кереме юк, кагыйдә буларак, элек героин кулланган һәм 30 яшен узган, күпчелеге – элек хөкем ителгән. Дезоморфинга шундый зур ихтыяҗ аның очсыз (дезоморфин ясау героин әзерләүдән 10 тапкырга юньрәк) һәм даруханәләрдә иркен сатылуында, дип мәсьәләнең асылын ачты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Видеокүпер барышында шушы 4 төбәк - Татарстан Республикасы, Белгород, Калуга, Липецк өлкәләре башлыклары үзләреннән федераль дәрәҗәдә гамәлгә кертүне сорап тәкъдимнәр керттеләр. Мәсәлән, дезоморфинлы препаратларны ил буенча рецептлар белән генә сату киләсе елның 1 июнендә гамәлгә керәчәге билгеле булса да, аны тизләтү кирәк, чөнки андый препаратларны рецептлар белән саткан төбәкләрдә бу төр агу сату күп тапкыр кимесә, иркен саткан күршеләрендә арта бара; наркомания белән авыручыларны мәҗбүри дәвалауга ихтыяҗ зур; ил буенча барлык уку йортларында да наркотик кулланучыларны ачыклау өчен мәҗбүри тикшерү зарур һ.б.
В.Иванов бу тәкъдимнәрне Мәскәүдә 30лап министрлык һәм ведомство җитәкчелеге катнашында дәүләт антинаркотик комиссиясе утырышына чыгару, аннары РФ Хөкүмәте каралышына кую яклы. Аның сүзләренчә, наркоманнар алдына дилемма кую кирәк: яки ул җитди җәзасын ала, яки мәҗбүри дәвалана – шунсыз бу проблеманы тамырдан үзгәртү мөмкин түгел. Шулай ук наркомания белән авыручылар өчен тернәкләндерү үзәкләре системасы булдыру көн таләбе булып тора, аларны конфессияләр буенча аерым итеп оештыру да ярашлы, диде ул. Утырышта ачыкланганча, дезоморфинны иркен сатудан азат 4 төбәккә тагын 2се – Тыва Республикасы белән Калининград өлкәсе өстәлгән булуы билгеле булды, ә 23ендә шуның буенча эш бара.
“Дезоморфинлы наркомания эпидемия төсен алды: 2006 елда андый төр наркотик әйләнештән 2 килограммнан бераз күбрәк тартып алынса, хәзер - центнер чамасы, ягъни 40 тапкырга артты. Андый төр наркотикны тартып алуның шушы ягын да истә тоту кирәктер: дезоморфин кебек наркотикның үзлеге, күп дигәндә, - 3 сәгать, ягъни ясау белән тиз арада кулланалар, димәк, вакыт кысалары хокук сакчылары өчен дә тар”, - диде В.Иванов. Әйтик, Ханты-Манси Республикасында әйләнештән мәҗбүри алынган наркотикларның бүген 75 процент чамасы – дезоморфин, Татарстанда да соңгы 1,5 елда дезомонфинчылар саны 3 тапкыр күбәйгәнне билгеле, кабатлап әйтәм: бу – эпидемия, диде ул.
Дезоморфин кебек ситетик наркотик турында бүген күп әйтелде, әмма башка төрдәге һәм башка формадагы наркотиклар мәсьәләсе төшеп калды дигән сүз түгел, булган проблеманы без уртак тырышлык юлы белән хәл итә алабыз, дип билгеләп үтте Президент Р.Миңнеханов.