Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында катнашты

06.11.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында катнашты. Корбан гаете намазы "Әл-Мәрҗани" мәчетендә укылды. Биредә Татарстанның дин әһелләре дә җыелды.

Намаздан соң Татарстан мөфтие, ТР Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз мөселманнрага РФ Премьер-министры Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлауларны яңгыратты.


ТР Президенты матбугат хезмәте