Татарстанда ноябрь аенда 97 ветеран яңа фатирга күченәчәк

05.11.2011

Татарстанда ноябрь аенда – 97, декабрьдә - 86, 2012 елның гыйнварында 77 ветеран яңа фатирга күченәчәк. Бүгенге көндә соңгы транш буенча субсидия алган ветераннарның 492 се яңа фатирга күченгән, 361 е торак бирелүен көтә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әнә шул хакта сөйләде.
2011 елның ноябрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелеше программасы нигезендә, 62 ветеран өчен, 2,9 мең квадрат метрлы, 68 фатирлы 6 йортның файдалануга тапшырылуы көтелә.
Баулы шәһәренең Зиновьев урамында төзелеп бетеп килүче 30 фатирлы торак йортны ноябрьдә файдалануга тапшыру күздә тотыла, биредәге 29 фатир – ветераннар тарафыннан алынган. Объектта бизәкләү һәм әйләнә-тирәне тәртипкә китерү эшләре башкарыла.
Ноябрь ахырында Нурлат шәһәренең Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында 18 фатирлы торак йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, фатирларның 14 е – ветераннарга тәгаенләнгән.
Министрлык тарафыннан 2011 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыруның барышына җентекле анализ ясалды. 15 муниципаль берәмлектә (Арча, Биектау, Әтнә, Лаеш, Питрәч, Кама Тамагы, Бөгелмә, Лениногорск, Әгерҗе, Мамадыш, Алексеевски, Чистай, Спас, Тәтеш, Әлмәт) ветераннар тарафыннан алынган субсидияләрнең 75 проценттан артыгы яңа торак төзелешенә күчерелгән.
Әлеге муниципаль берәмлекләрдә акчаларның төп өлеше торак төзелеше үсешенә бирелгән.
15 муниципаль берәмлектә (Сарман, Нурлат, Ютазы, Әлки, Алабуга, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Тукай, Чирмешаән, Менделеев, Буа, Азнакай, Аксубай) субсидияләрнең 80 проценты ирекле торак базарыннан ветераннар өчен фатир алуга юнәлдерелгән, шул рәвешчә федераль мөмкинлекләрне кулланып, торак төзү күләмен арттыру мөмкинлеге туган.
“Бүгенге көндә әле фатир һәм финанс субсидияләре алып өлгермәгән ветераннарга, без төзегән шул яңа торакны таләп итәргә кирәк. Ноябрьдә әлеге программа буенча тагын 1 миллиард 122 миллион сум күләмендә субсидия алачакбыз, 2012 елның 1 нче кварталында субсидия алуыбыз гарантияләнгән, шунлыктан әйдәгез, чиратка басучыларга 15 муниципаль берәмлектәге кебек, яңа торак төзик», - диде Ирек Фәйзуллин.
2010 ел белән чагыштырганда ветераннарга яңа торак төзүнең күләме үсештә икәнлеге күренә. 2010 елда яңа төзелешкә гомуми күләмнең 31 проценты кадәр федераль субсидияләр үзләштерелгән, 2011 елның 10 аендагы күрсәткечләр – үзләштерелгән федераль субсидияләр күләме - 71 процент. 7 муниципаль берәмлектә (Арча, Биектау, Әтнә, Питрәч, Бөгелмә, Әгерҗе, Әлмәт), 2010 елдагыча, 2011 елда да, субсидияләрнең зур өлешен яңа төзелешкә юнәлдерәләр.
«Бүгенге көндә муниципаль берәмлекләрнең 2012, 2013, 2014 елларга исәпләнгән программаларны үтәүгә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Җир кишәрлекләре әзерләнеп куелган булырга тиеш, челтәргә ничек тоташтыруны да уйларга кирәк. Бөтен проблемаларны да хәл итә алачагыбызны белеп торырга тиешбез», - диде министр.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы