Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы
04.11.2011
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Төрле милләт вәкилләренең бергәләшеп Мәскәүне илбасарлардан азат итүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен ачык чагылдыра. Әлеге истәлекле көннәрдән соң узган гасырлар тарихка зур сынаулар белән кереп калды. Өченче меңъеллыкта яшәүчеләр өчен ул вакыйгалар ерак хатирә. Ләкин без шуны беләбез – күпмилләтле Россия халкының иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе территориясендә гасырлар дәвамында тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәге. Татарстанлылар буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Икътисад, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, республика халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Кадерле ватандашлар! Бу бәйрәм көнендә мин республикабызда яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итәм: “Бердәм Россия – Бөек Россия”. Бүген әлеге девиз беркемдә дә шик тудырмый. Без киләчәгебезне туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз. Мин шуңа ышанам, без Россия Федерациясенең бай мирасын һәм дәүләтчелеген, андагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм үзенчәлеген һичшиксез саклап калачакбыз, Ватаныбызны алга киткән һәм бай илгә әверелдерәчәкбез, чөнки халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч.
Кадерле татарстанлылар, сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!