Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап Палатасы Аппараты җитәкчесе Сергей Шахрай белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Хисап Палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР яшьләре эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов катнашты.
Сергей Шахрай Рөстәм Миңнехановка Россия тарихына һәм конституцион хокукка багышланган берничә китап бүләк итте.
Исегезгә төшерәбез: Сергей Шахрай бадминтон федерациясе президенты булып тора. Ул Татарстанга бадминтон чемпионатында катнашыр өчен килде. Әлеге чемпионат Казан теннис академиясендә 5-6 ноябрьдә үтәчәк.