ТР Президенты Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе белән очрашты

03.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе Митрополит Волокаламский Иларион белән очрашты.
Митрополит Волокаламский Иларион Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә оештырылган чараларда катнашу өчен Казанга өч көнлек визит белән килде.
Рөстәм Миңнеханов Митрополит Волокаламский Иларион белән Казан Кремлендә очрашты, анда Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе идарәчесе, архиепископ Анастасий, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин катнашты.
Митрополит Волоколамский Иларион Татарстанда беренче тапкыр булуын белдерде. Митрополит Кол Шәриф мәчетендә булуын, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәиз белән фикер алышуын белдерде.
Очрашуда милләтара һәм динара проблемалар, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе, республиканың күп милләтле халкының тату яшәве мәсьәләләре буенча сүз кузгатылды.
Иртәгә, 4 ноябрьдә, митрополит Волоколамский Иларион Казан Кремленең Благовещенский соборында Божественный литургиядә, шулай ук дин вәкилләре Казанның үзәк урамнары аша уза торган крестный ходта катнаша.
Моннан тыш, митрополит Волоколамский Иларион Казанга визиты кысаларында Россия ислам институтында булырга, Зөя утрау-шәһәрчеге объектларын төзекләндерү барышы белән танышырга, шулай ук фәнни-гамәли конференциядә катнашырга ниятли.


ТР Президенты матбугат хезмәте