ТР Премьер-министры Алексеевски районында булды

03.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республика раойннарына эшлекле сәфәр кылды. Шулай ук Алексеевски районында да булды.
Визит кысаларында беренче объект буларак, 2 нче гомум белем бирү мәктәбендә булдылар, быел анда капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән гомуми акча күләме 30 млн. сум тәшкил иткән. Әлеге бина Алексеевски бистәсендә ремонт ясалмаган бердәнбер мәктәп иде. Быел ул ТР электрон мәгариф үзәгенә әйләнде. Хәзер биредә 500дән артык бала белем ала.
Премьер-министр шулай ук гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасында булды. Бүген 6 гаилә сертификат алды.
ЗАГСның яңа бинасы 2008 елда файдалануга тапшырылган. Биредә сәнгать мәктәбе дә урнашкан.
Алар шулай ук Үзәк район хастаханәсендә дә булды. Искәртеп үтәбез, 11 октябрьдә кабул итү пунктларын модернизацияләү программасы кысаларында яңартылган һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган кабул итү бүлеге ачылган иде.
Визит ахырында Илдар Халиков район активы белән очрашты. Ул, нәкъ менә актив белән эшләү, очрашу кирәкле мәгълүмат җыярга, иң мөһиме актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирә дип билгеләп үтте.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы