ТР Президенты Унберенче арбитраж апелляция суды рәисе белән очрашты

03.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Унберенче арбитраж апелляция суды рәисе Александр Ефанов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда ТР Арбитраж суды рәисе Рәшит Сәлахов та катнашты.
Яклар киләчәктә арбитраж судларның системасын, Россиянең икътисад законнарын камилләштерү буенча фикер алышты.
Искәртеп үтәбез, Александр Ефанов Казанга ТР Арбитраж суды Президиумында катнашу өчен ике көнлек визит белән килгән иде.


ТР Президенты матбугат хезмәте