ТР Президенты Балык Бистәсе районы активы белән очрашты

03.11.2011

“Балык Бистәсе районы үсешендә динамика ачык чагыла. Яңа юллар салына, объектлар төзелә. Район үзәге дә күзгә күренеп үзгәрә бара: заманча спорт объектлары һ.б. сафка баса. Бу уңышларда җирле хакимиятнең роле зур”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашуны шундый мактау сүзләреннән башлады. Очрашу район Мәдәният йортында узды.
Бүгенге сәфәр барышында Яңа Арыш авылы Мәдәният йорты ачылышында катнашкан Президент зур булмаган мондый функциональ Мәдәният йортларының карап тоту өчен дә уңайлы булуын, авыллар тормышын җанландыру ягыннан да әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап, киләчәктә елына шундый берничә Мәдәният йортын сафка бастыру кирәклеген белдерде.
Республика башлыгы үз чыгышында Татарстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталып, ил күләмендә алдынгы позицияне биләвенә басым ясады. Аерым алганда, ул узган ел Татарстанда 1 триллион сумлык тулай төбәк продукты җитештерелүен, алдагы 5 елда аның күләмен ике тапкырга арттыру бурычы куелуын җиткерде. Бу яңа производстволар барлыкка киләчәк, яңа продукцияләр җитештереләчәк, бюджет керемнәре ике тапкырга артачак дигән сүз. Әлеге бурычларны хәл итүдә иң мөһиме: республикада милләтара, конфессияара татулыкны һәм аңлашып яшәүне тәэмин итү. Бары тотрыклылык һәм аңлашу булганда гына икътисади үсешкә ирешеп булачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул үсешкә ирешүдә мөһим шартларның берсе итеп халыкның лаеклы яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыруны атады. Бу кешеләр өчен эш урыннары булдыруда, социаль-мәдәни инфраструктура үсешендә һ.б. да чыгылыш табарга тиеш. Республика икътисадының үсеш ноктасы булган нефть химиясе тармагы үсешенә аерым тукталып, ТР башлыгы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча тагын да җитдирәк эшләргә кирәклеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда йөк автомобильләре кластерыннан тыш, җиңел машиналар кластерын үстерү зарурлыгына да игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә автомобиль төзелеше индустриясенең хәленә тукталып, “Алабуга” махсус икътисади зонасының ролен аерым искәртте. Аның сүзләренчә, бүген биредә төрле өлкәләргә караган 20 резидент-компания урнашкан, зонага алдагы 3-4 елга гарантияләнгән инвестицияләр салынган. Бу яңа эш урыннары булдыруга, өстәмә кыйммәт алуга, үсешкә яхшы перспективалар бирә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү зарурлыгына, моңа мәктәпләрдә үзәк урын бирелүенә, конкурентлы булып үсү өчен балаларга инглиз телен белү кирәклегенә игътибар юнәлтте.
“Авыл хуҗалыгы республикада һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, алга таба да шулай булачак”, - диде Президент. Аның белдерүенчә, республикада берничә ел элек эре мегафермалар төзүгә зур игътибар бирелде, алар бүген уңышлы гына эшләп килә. Президент искәртүенчә, шулай да эре бизнес авылның бөтен мәнфәнатьләрен дә исәпкә алып бетерми. Шуны күздә тотып, республика башлыгы авыл җирендә урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыруга, шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары үсешенә зур игътибар бирергә кирәклеген искәртте.
Балык Бистәсе районының үсеш перспективаларына килгәндә, аның матур табигате, уңайлы географик урыны туристларны күпләп җәлеп итәргә сәләтле, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул районны үстерү өчен барлык конкурентлык өстенлегеннән файдаланырга чакырды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы