Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда берләштерелгән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) диспетчер хезмәтеноештырырга кирәк”
09.02.2008Җомга көнне, 8 февральдә, Казанда коллегия утырышында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2007 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәк үзәге башлыгы Валерий Власов һәм башкалар катнашты.
2007 елда Татарстан территориясендә 3946 янгын теркәлгән. Бу 2006 елгыга караганда 1,5 процентка азрак дигән сүз. Үлүчеләр саны 0,99 процентка һәм янгын вакытында зыян күрүчеләр саны 5,12 процентка кимегән. Производство биналарында янгын чыгу очраклары 2006 елда 110 булса, 2007 елда 97 гә кадәр кимегән, базаларда һәм сәүдә биналарында - 120 дән 99 га кадәр һәм кешеләр яши торган секторда 3118 дән 3064 кә кадәр кимегән.
2007 елда Татарстан территориясендә 11 гадәттән тыш хәл теркәлгән, нәтиҗәдә 43 кеше үлгән, 31 кеше тән җәрәхәте алган. Узган ел бердәм оператив-дежур хезмәте тарафыннан гадәттән тыш хәлгә әверелергә мөмкин булган һәм оператив рәвештә җавап бирүне таләп иткән 11 мең 31 хәл теркәлгән, шул исәптән 3946 янгын, 6671 юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән, нәтиҗәдә 1058 кеше һәлак булган (шул исәптән сулыкларда - 198 кеше, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә - 632 кеше). Фаҗигале хәлләр аркасында барлыгы 8851 кеше зыян күргән, 2770 кеше Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коткарылган.
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборанасы эшләре буенча министры Рафис Хәбибуллин үзенең чыгышында агымдагы елда Казанның Авиатөзелеш районында булган трагедия турында искә төшереп узды. Кешеләр яши торган йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды, ә 3 се хәзергә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Урам яктагы керү ишеге җимерелгән кешеләр инде яңа фатирлар алдылар, калганнары якын араларда бердәй бәядәге фатирлар алачаклар. “Казанда шәһәр советы сессиясендә беренче тапкыр 2008-2009 елларга Казанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында максатчан программа кабул ителде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында 62 млн. сум акча бүлеп бирелү каралган”, - дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин. Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләренең нәтиҗәлелеге күбесенчә анда эшләүчеләр составының коралланган булуына бәйле”, - дип билгеләп үтте. “Министрлык эше күрсәткечләре күбесенчә бүлекчәләрнең килеп чыккан авария һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы тиз арада җавап бирергә хәзерлегенә бәйле. Югары профессиональ күнекмәләр, теләсә нинди обстановкада җайлаша белү сезгә теләсә кайсы ситуациядә дә әзер булырга ярдәм итә. Хезмәтнең оперативлыгына шулай ук заманча технологияләр куллану һәм техник яктан кораллану дәрәҗәсен үстерү дә тәэсир итә. Беренче чиратта, бу республиканың барлык эре авылларында берләштерелгән диспетчерлык хезмәте төзүгә кагыла. Хәзерге вакытта бу юнәлеш буенча эш чиктән тыш акрын бара. Андый хезмәтләре булу белән республиканың бары тик 22 генә шәһәр һәм авылы мактана ала”, - диде ул.
Федераль закон нигезендә 2009 елның 1 нче гыйнварыннан берләштерелгән диспетчерлык хезмәтен оештыру һәм эшләү буенча булган йөкләмәләр тулысынча муниципаль берәмлекләргә күчә. Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрының 2008 елның 14 нче гыйнвары Указына туры китереп, Татарстан территориясендә “112 нче номер буенча оператив хезмәт чакыру зонасы” пилот проекты җәелдереп җибәрелде. “Бу җитди мәсьәлә һәм аны мөмкин кадәр тизрәк чишәргә кирәк. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, элемтә операторлары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, әлеге проект якын араларда гамәлгә ашырылсын өчен, бик кыска вакыт эчендә мәсьәләнең бөтен техник ягын эшләргә кирәк була”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук объектларның янгынга каршы торучанлыгын күтәрү эшенә дә игътибарны юнәлтте. “Беренче чиратта бу мәктәпләргә, интернатларга, картлар йортларына кагыла. Узган ел республикада янгыннан зыян күргән урта уку йортларының саны 1 дән 9 га күтәрелде. Үткән елда уку йортларында янгыннар чыгу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга артыграк теркәлгән. Бу дәүләт янгынны күзәтү органнары эшенең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавын дәлилли дигән сүз. Әлеге юнәлешкә үзләре теләк белдергәннәрне алмыйча торып, эшне югары дәрәҗәдә алып бару кыен. Республикада штаттан тыш янгын инспекторлары институты оештырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше булып, премьер фикеренчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә профессиональ белгечләр әзерләү тора. “Бу планда без техносферада тормыш иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану кебек белгечлекләр буенча кадрлар әзерли торган Казан дәүләт техника университетына зур өметләр баглыйбыз. Әлеге юнәлештә гражданлык активлыгын күтәрүнең кулай чараларыннан берсе булып, республиканы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда халыкка мәгълүмат тапшыру һәм хәбәр бирүнең гомумроссия комплекслы системасына җәлеп итү тора. 2007 елда Казанда система төзелгән иде, быел ул тулы көченә эшләп китәргә тиеш”, - дип ассызыклады ул. Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт итүчеләренең составы узган елда үз бурычларын үтәде. Коллегия тәмамланганда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булдылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы