Рөстәм Миңнеханов: "Ябылган предприятиеләрнең уйдырма банкротлыгы өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк”
08.02.2008
Гомумән алганда, Татарстан икътисады өчен узган ел уңышлы булды, күп кенә макроикътисади күрсәткечләр буенча безнең республика Идел буе федераль округында беренче урында тора. 2007 елның әлеге позитив нәтиҗәләре бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең берләштерелгән коллегиясендә яңгырады.
Ләкин киңәшмәдә проблемалы мәсьәләләр дә билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым идарәсе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда Татарстан Республикасы бюджеты каршында салым түләүчеләрнең бурычы 24 процентка кимегән. “Безгә бурычлы кешеләргә карата, аларның статусы һәм хәленә бәйсез рәвештә, түзеп тора алмаучанлык атмосферасы тудырырга кирәк”, - дип аерып билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым идарәсе җитәкчесе тарафыннан күтәрелгән тагын бер кискен мәсьәлә - уйдырма банкротлык. Аның сүзләре буенча, республикада 1400 гә якын банкрот предприятие исәпләнә, шуларның 15 процентының дәүләткә караган өлеше 2 дән 100 гә кадәр процент тәшкил итә. Шуның белән бергә алар бөтенләй ялган предприятиеләр.
“Ялган банкротлык буенча комплекслы эш алып барырга һәм республика яки муниципалитетларга караган өлеше булган эшләргә җентекләп анализ ясарга кирәк. Бу турыда үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлланган Хатында Татарстан Республикасы Президенты бик кискен рәвештә әйтеп салды”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, мондый схема билгеле: предприятиегә җитәкче билгеләнә, ул бурычлар барлыкка китерә, ә аннан соң банкротлык процедурасы аша активлар килеп чыга (кайчакта бик тә ялган). Бу дәүләт активларының юылып юкка чыгуына китерә. Барлык очракларны да анализларга кирәк һәм моны шушындый ук эшләргә катнашы булган яки катнашы булмаган урындагы кешеләр башкарсын иде. Алар тәртип саклау органнарында тиешле бәя алачаклар. “Әлеге өлкәдә тәртип урнаштырырга кирәк”, - дип, кыскача йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-Информ"