Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанның Биектау районы актив үсеш ала”

28.10.2011

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау муниципаль районында эш визиты белән булды. Ул сәфәр кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен төзелгән ике торак йортны, шулай ук “Казан-Әгерҗе” тимер юлы аша чыга торган яңа юл үткәргечне ачу тантанасында катнашты.

Республика парламенты җитәкчесе Бөреле җәнлек совхозы Мәдәният йортында район активы белән очрашты. Бу чараның максаты агымдагы елда республиканың социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга планнар буенча фикер алышу иде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан 2011 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый.

“Дөньяви кризис йогынтысы әкренләп кими, быелгы яхшы һава шартлары республика аграрийларына 5 миллион тонна ашлык суктыру, ике елга диярлек терлек азыгы әзерләү мөмкинлеге бирде”, - дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт Советы Рәисе яңа сайлаулар циклы алдыннан сәяси тормыш активлашуы турында сөйләгәндә, Дәүләт Думасында Татарстан депутатлары урыннарын саклау мөһимлеген ассызыклады. “Россия парламентының түбән палатасына иң яхшы әзерләнгән вәкилләрне үткәрергә кирәк”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Дәүләт Советында киләсе елга республика бюджеты проекты буенча фикер алышу хакында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау халкының авыл хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыкларына ярдәм итү, чистарту корылмалары төзүгә һәм башка актуаль проблемаларга кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа торак, Боз сарае төзелеше, 220 урынлы балалар бакчасы, шулай ук ремонттан соң мәктәпне һәм Мәдәният йортын ачу планнары турында белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә бүген Биектау районы актив үсеш ала дип белдерде. “Биектау районында яңа объектлар төзелә. Биредә эшчән халык яши. Мондый очрашулар Татарстанның башка районнарында һәм шәһәрләрендә узар дип уйлыйм”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы