Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә базарда сәүдә итәргә өйрәнергә кирәк”

29.10.2011

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Чехов һәм Мәскәү районы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. Мәскәү районы базарында аның белән бергә ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ильяс Зиннуров һәм башкалар булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән әңгәмә вакытында Мәскәү базарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә китерелгән продукциянең күләме зур дип билгеләп үтте. Авыл хезмәтчәннәре үстергән һәм җитештергән барлык продукт та бар.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, сатып алучылар канәгать. Аларның кайберләре ярминкә оештырган һәм бай тауар ассортименты өчен рәхмәт белдерде. Нигездә, алар бәяләрдән канәгать.
Татарстан парламенты җитәкчесе сәүдә буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Чехов һәм Мәскәү базарында да дуңгыз ите аз. “Сәбәп нидә белмим. Бу вәзгыятьне өйрәнү һәм белгечләр белән киңәшләшү зарур”, - диде ул. Шул ук вакытта бүген сыер һәм сарык ите җитәрлек китерелгән.
“Безнең базарлар көнчыгыш базарларыннан аерылып тора, анда сатып алучыларны җәлеп итә беләләр”, - дип саный Ф.Мөхәммәтшин. Безнең сатучылар сатып алучы килгәнен дәшмичә генә көтеп тора.

“Казанлыларга базар буенча йөреп кирәкле продукцияне эзли. Базар гөрләп торырга тиеш. Бу мәсьәләне кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре белән хәл итәргә кирәк”, диде журналистларга Ф.Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук бүген ТР кулланучылар кооператорлары җитештергән казылыкка игътибар итүен белдерде. ТРның күп кенә районнарында “Краковской” казылыгын җитештерү җайга салынганы ачыкланды. Әмма сатып алучылар нигәдер шул исемдәге казылыкның Йошкар-Олада җитештерелгәненә өстенлек бирә.

Кулланучылар кооператорлары җитештергән “Краковской” казылыгын танытырга, тауар сатырга өйрәнү зарур”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ул нәкъ менә сәүдә рәтләрендә әлеге казылык дегустациясен оештырырга кирәк дип саный. Сатып алучылар кайсы казылык сыйфатлы һәм тәмлерәк булуын үзләре сайласын. Алайса тауар сыйфатлы булуына карамастан киштәләрдә ятачак.

“Безгә базарда сәүдә итәргә өйрәнергә кирәк”, диде Ф.Мөхәммәтшин.

“Татпотребсоюз” рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов журналистларга белдергәнчә, бүген “Татпотребсоюз” Чехов, Мәскәү һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыра, анда 12 миллион сумлык продукция - 50 тонна ит, 4 мең тоннадан артык бәрәңге, 90 тонна яшелчә һ.б. продукция китерелгән. “Татпотребсоюз”ның шәхси цехларында җитештерелгән казылык һәи икмәк-күмәч эшләнмәләре, алкогольсез эчемлекләр зур күләмдә тәкъдим ителә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы