Фәрит Мөхәммәтшин КФУның яшь студентларына фатиха бирде

30.10.2011

Казан федераль университетында “Идел буе федераль округының балалар университеты” старт алды. Проектны тәкъдим итүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Балалар университеты – теләсә кемнең университетта уку мөмкинлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән проект. Белем бирү циклы 8 дән 12 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Аның төп максаты – балаларның “Нигә?”, “Ничек?” һәм “Ни өчен?” дип башланып киткән катлаулы сорауларына җавап биреп, фәнне популярлаштыру. Ярты сәгатьлек бушлай фәнни-популяр лекция-интерактив дәресләрне университет профессорлары һәм Татарстанның танылган кешеләре үткәрәчәк.

“Проектның ахыр максаты – бала чактан ук сезне яңа шартлардагы тормышка ияләштерү, студентлар тормышы белән таныштыру, белемнәрне ничек үзләштерергә кирәклеге турында өйрәтү”, – диде Дәүләт Советы Рәисе, нәни студентларга мөрәҗәгать итеп.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге