Фәрит Мөхәммәтшин "Әлмәт республикада иң төзек, тормыш итү өчен уңайлы калага әверелде"

31.10.2011

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә эш сәфәрендә булды. Ул шәһәрнең “Алсу” торак микрорайонында яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Республика парламенты башлыгы әлмәтлеләрне яңа социаль объект ачылышы белән котлады. “Әлмәтне танырлык та түгел, ул тагын да матурайган. Ул республикабыз шәһәрләре арасында иң төзек, тормыш итү өчен уңайлы калага әверелде”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм боларның барысы да шәһәр һәм район җитәкчелеге, шулай ук “Татнефть” компаниясе ярдәмендә эшләнде, дип өстәде.

Әлмәт шәһәре һәм районы башлыгы Ришат Ришат Әбүбәкеров, үз чиратында, инде дүрт ел рәттән шәһәр һәм район халкының ел саен уртача 500 кешегә артуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул 196 мең 349 кешене тәшкил итә.

“Алсу” балалар бакчасы “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән һәм 270 урынга исәпләнгән. Өч катлы бинада барлыгы 14 төркем, аларның икесесе – милли, алтысы ясле төркемнәре. Балалар бакчасында сабыйларга тәрбия һәм белем бирү өчен барлык шартлар да (спорт һәм музыка заллары, логопед, педагог-психолог, медицина кабинетлары, спорт мәйданчыгы) тудырылган. Әлеге балалар бакчасында сабыйларның сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән өстәмә хезмәтләр дә күрсәтеләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында реконструкция эшләре үткәрелгән кабул итү-диагностика бүлеге ачылышында да катнашты. Анда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү кысаларында ремонт ясала. Республика парламенты башлыгының сүзләренә караганда, әлеге программа күп кенә проблемаларны хәл итә. “Бүгенге көндә безнең клиникаларга заманча җиһазлар урнаштырылган, аларда югары квалификацияле табиблар эшли”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чарада катнашучы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, үз чиратында, бу көннәрдә Татарстанда шундый 12 кабул итү-диагностика бүлеге ачылачагы хакында хәбәр итте. “Аларның барысы да бердәм стандарт буенча эшләнгән, - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. – Сәламәтлек саклау системасын модернзиацияләү программасы киләсе елда да дәвам итәчәк - 20 дән артык үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлекләренә ремонт ясалачак”.

Белешмә өчен. Әлмәт үзәк район хастаханәсен реконструкцияләүгә 11 миллион сум акча сарыф ителгән, медицина җиһазлары сатып алуга 40 миллион сум акча киткән, җирле бюджеттан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Реконструкция һәм төзекләндерү эшләрендә төзелеш фирмалары катнашкан, шулай ук предприятие һәм оешмалар да саллы финанс ярдәме күрсәткән. Бүген Дәүләт Советы Рәисе, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм район башлыгы аларның җитәкчеләренә, шулай ук төзүчеләр һәм табибларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин “Нефтьче” Мәдәният йортында район активы белән очрашты.

Республика парламенты башлыгы Әлмәтнең социаль мәсьәләләрдә Татарстанның башка социаль берәмлекләреннән алда барганы өчен район һәм шәһәр, шулай ук “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бүген шәһәрне танырлык та түгел, аны яңарттылар, реконструкция эшләре үткәрделәр, яңа объектлар төзеделәр. Шул рәвешле республиканың нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен яңа уңайлы шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылды”, - дип ассызыклады ул.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, Татарстан 2011 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Аграрийлар 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды һәм республиканың терлекчелек комплексын ярты елга җитәрлек азык запасы белән тәэмин итте. Төзелеш, нефть сәнәгате һәм машина төзелеше тармакларында да казанышлар бар.

“Республика икътисади кризистан яңарып, икътисадны үстерүдә яңа алымнар белән чыга. Икътисад үсеше республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары буенча тәэмин ителә. Кече һәм урта бизнес үсеш кичерә”, - диде республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, бюджет өлкәсендә хезмәт хакын республика буенча уртача күрсәткечкә җиткерү бурычы тора.

ТР Дәүләт Советы Рәисе республика бюджет проектына да тукталды. Төп финанс документы беренче укылышта кабул ителде, ул үзенең социаль юнәлешен саклап кала.
Чыгышын төгәлләгәннән соң Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы