Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты каршындагы Җирле үзидарәләрне үстерү буенча совет президиумы утырышы эшендә катнашты

01.11.2011

Бүген Великий Новгород шәһә¬рендә җирле үзидарәләрне үстерү турында сөйләштеләр. Россия Президенты каршындагы совет президиумының Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин рәислегендә узган утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Җирле үзидарәләрнең эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр турында сөйләшүдән тыш, бу чарада илнең иң төзек шәһәрләрен дә игълан иттеләр. 85 муниципаль берәмлек катнашында узган махсус бәйге нәтиҗәләре буенча Хөкүмәтнең беренче дәрәҗә дипломнарына Великий Новгород һәм Түбән Кама шәһәрләре лаек дип табылган. Әйтергә кирәк, нефтехимиячеләр һәм шинчылар каласы бу исемне соңгы 10 елда өченче тапкыр яулады инде.