Рөстәм Миңнеханов: “Себер газы Татарстан һәм Башкортстанның нефть-газ химиясе кластерына ярдәм итәчәк”

01.11.2011

Ил нефть химиясен дөнья лидерларының берсе роленә күтәрү өчен Россия тарихында хәзерге кебек уңайлы форсат тумаган иде әле. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында исеме бөтен дөньяга мәгълүм геохимик Алексей Конторович әнә шулай дип белдерде.
Утырышта бер сәгать дәвамында Көнбатыш Себер газ комплексын үстерү, Татарстан һәм Башкортстанның нефть химиясе кластерын углеводород чималы белән тәэмин итү перспективалары хакында сүз барды.
Көнбатыш Себер газ сәнәгате алдында Надым-Пурский ике елга арасында майлы конденсатлы газ ятмаларын эшкәртү бурычы тора. 2020 елга биредә аны чыгару күләме елына 175 миллиард кубометрга җитәргә мөмкин. Төбәктә газ эшкәртү заводларының куәте исә нибары 22 миллиард кубометр тәшкил итә.
Россия Энергетика министрлыгы газ тармагын үстерүдә генераль схеманы эшләү кысаларында әлеге юнәлешне проектласа да, басылып чыккан материаллар академикка аларда газ эшкәртү һәм газ химиясе предприятиеләренең куәте киметелеп күрсәтелүен фаразларга мөмкинлек бирә.
А.Конторович Көнбатыш Себер, Уфа-Казан һәм Төньяк-Көнбатыш нефть химиясе комплексларын үстерергә тәкъдим итә. Торба үткәргеч транспортның тиешле системасы да кирәк булачак. Әлеге бурычны хәл итү юлында чимал җитештерүчеләрнең бәяләр сәясәтендәге, чимал белән тәэмин итү күләме һәм юнәлешләрендәге диктаты киртә булырга мөмкин.
Шунлыктан төбәкләргә (булачак кластерлар) чимал өчен көрәштә көндәшлек итәргә түгел, ә дәүләт программасы нигезендә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Алексей Конторович фикеренчә, боларның соңгысы һәр кластерның нинди өлкәдә махсуслашуын билгеләргә һәм аларның һәркайсы өчен тотрыклы арзанлы чимал базасын тәэмин итәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов, докладчының дәлилләре белән килешеп, Татарстан һәм Башкортстан нефть химиясен чимал белән тәэмин итүне иң актуаль проблема дип атады. Ул федераль дәрәҗәдә карала торган газны Көнбатыш Себердән Идел буе федераль округын (биредә чимал белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән куәтләр бар) әйләнеп үтеп чит илләргә чыгаруга бәйле проектны тәнкыйть утына тотты. “Көнбатыш әлеге проект өчен рәхмәт әйтәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан һәм Татарстанны торба үткәргеч белән тоташтыру, ә Көнбатышка эшкәртелгән продукция озату нәтиҗәлерәк булыр иде.
Республика башлыгы А.Конторовичка бергәләп федераль җитәкчелеккә тапшыру өчен тиешле доклад әзерләргә тәкъдим итте һәм моның өчен «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» вәкилләре катнашында эшче төркем төзергә күрсәтмә бирде.
Татарстан һәм Башкортстан Президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов РФ Хөкүмәтенә 2030 елга кадәр исәпләнгән Россия Федерациясендә Нефть һәм газ химиясен үстерү планына төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы