Рөстәм Миңнеханов Арча районы активы белән очрашты

01.11.2011

Арча шәһәре үзәгендә һәм Көнбатыш микрорайонында балалар бакчаларына ихтыяҗ бар, Арча шәһәренә заман таләпләренә җавап биргән мәдәният үзәге, балалар боз сарае да кирәк, район авылларының “Чиста су” федераль программасында катнашу проблемасын да хәл итәсе бар. Шушы һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында район халкы бүген Мәдәният йортында узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде. Район активы белән очрашу республика башлыгының Арча районына сәфәре программасында каралган үзәк чараларның берсе булды.
Арча районы Рөстәм Миңнеханов өчен 7 еллык хезмәт эшчәнлеге бәйләнгән төбәк булуы ягыннан аерылып тора. “Арча матурая, ул хәзер исеме белән генә түгел, эчтәлеге белән дә чынлап торып шәһәргә әверелде. Арчаның үзендә генә түгел, районда да зур үзгәрешләр бара. Арча төбәгендә үсеш динамикасы ачык күренә”, - дип очрашуны мактау сүзләреннән башлады Президент. Ул уңышларда Алмас Нәзиров җитәкләгән команданың зур ролен искәртте.
Республика башлыгы очрашуның төп максаты мактау сүзләрен җиткерү булмыйча, төбәктәге казанышларны барлау һәм проблемаларны ачыклау икәнлеген билгеләп үтте. Биредә социаль- мәдәни объектлар үсеше, инвестицияләр буенча уңышлар күзгә күренә. Агросәнәгать комплексын тагын да нәтиҗәлерәк итү, кече һәм урта бизнесны үстерү, төбәктә яңа эш урыннары булдыру буенча районда әле тормышка ашырасы ресурслар җитәрлек, дип исәпли Президент. Бердән, район халкының талантлы булуы, икенчедән, төбәкнең уңайлы географик урыны аңа конкурентлык өстенлеге бирә. “Бу өстенлек алга таба төбәкне үстерү өчен файдаланырга тиеш”, - дип искәртте Президент.
Татарстан башлыгы белдергәнчә, алда нинди бурычлар торганын анык билгеләп, эшне шуның нигезендә оештыру зарур.Президент республиканың социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталып, Татарстанның ил күләмендә лаеклы урын алып торуына залда җыелучыларның игътибарын тагын бер кат юнәлтте. Узган ел Татарстанда тулай төбәк продукты күләменең 1 трлн сумлык булганын ассызыклап, республиканың тагын да зуррак потенциалга ия булуын искәртте. “Тулай төбәк продукты – республикадагы эш урыннары, үзебез тудырган өстәмә кыйммәт, халкыбыз алган керемнәр, алган салымнар дигән сүз. ТР социаль-икътисади үсеш программасы буенча бу күләмне 2016 елга ике тапкырга арттырып, тулай төбәк продуктын 2 трлн сумга җиткерү бурычы куелды. Димәк, салым базасы республикада ике тапкыр үсәргә тиеш”, -ди Рөстәм Миңнеханов. Президент шушы бурычны үтәп чыгу юлларына да тукталды. “Республика икътисадының төп тармагы булып нефть чыгару кала. Аның еллык күләме 30 млн. тоннадан артык булачак. Хәзер иң мөһим бурыч: шушы нефтьне эшкәртеп өстәмә кыйммәт алу”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Аның искәртүенчә, бүген үзебездә чыгарылган 7-8 млн. тонна нефть эшкәртелә. Үзебезнең нефтьне тагын да тирәнтен эшкәртүдә “ТАНЕКО” комплексы үзәк рольне уйнаячак. Президент ассызыклаганча, әлеге комплекска салынган инвестицияләр күләме хәзер үк инде 200 млрд сумнан арткан. “Без нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча тагын да җитдирәк үсәргә тиеш”, - дип басым ясады ул. Республика башлыгы нефть химиясенең нигезе булачак яңа пиролиз комплексы төзеләчәген, ашламалар һәм нефть химиясе өчен чимал җитештерәчәк “Аммоний” комплексына нигез салынуын да искәртте.
Авыл хуҗалыгы районы саналган Арча төбәгендә Президент әлеге тармакны үстерү темасын аерым билгеләп үтте. Аның белдерүенчә, авыл хуҗалыгын үстерү, бер яктан, бизнес мәнфәгатьләре белән бәйле. Бүген дөньяда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып азык-төлек белән тәэмин итү тора. “Икенчедән, авыл телне, гореф-гадәтләребезне, динне саклауның нигезе. Моны истә тотарга тиешбез, авыл җирендә яшәү өчен уңайлы шартлар, тиешле белем бирү, сәламәтлек саклау системасы булырга тиеш, шулай ук биредә эш урыннарын булдыру бик мөһим”, -дип ассызыклады ул. Президент шәхси хуҗалыкларны үстерү зарурлыгы, аларга кредитлар бирү аша ярдәм чараларына да тукталды, гаилә фермаларын үстерү кирәклегенә игътибар итте. Республикадагы 350 гаилә фермасының 10 сы бүген Арча төбәгендә икән.
Президент мәгарифне үстерү мөһимлеген аерым искәртеп, мәгариф системасының балалар бакчасыннан башлап тулысынча реформалаштырылырга тиешлеген белдерде. Киләсе елда республикада мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча программа старт алачагын искәртеп китте.
Район халкы, беренче чиратта, үз җирлекләрендәге көнүзәк мәсьәләләр борчый. Шуңа да алар бүгенге очрашуда шул мәьәләләрне хәл итүдә Президенттан ярдәм сорады. Очрашуда хәбәр итүләренчә, район авылларының күбесендә бүген суүткәргеч торбалар черегән, су башнялары тузган. “Чиста су” федераль максатчан программасына керү өчен, проект-смета документларын экспертиза аша уздыруга зур суммалар таләп ителә. Бер авыл өчен генәдә 450-500 мең сум кирәк икән. Төбәк халкы шулай ук Арча тимер юлы аша чыгу урынында җир асты кичүе төзелүен күптәннән көтә. Шушы һәм башка гозерләрне тыңлап, Президент район халкының көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм чараларын күрергә ышандырды. Аның белдерүенчә, уңайлы географик урындагы районга шулай ук эре производстволар да җәлеп итеп булыр иде.


ТР Президенты матбугат хезмәте