Татарстан Премьер-министры “Кёммерлинг” компаниясе белән очрашу үткәрде
07.02.2008
2008 елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов “Кёммерлинг” (Германия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть-газ химиясе комплексы мәсьәләләре бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе И.И.Мөфлиханов катнашты.
Сөйләшүләрнең темасы “Кёммерлинг” компаниясе һәм “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ нең үзара бәйләнеш мөмкинлекләре һәм өстенлекләре булды. Фикер алышуда “Кёммерлинг” компаниясе “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ егәрлекләрендә үз рецептуралары буенча тиоколлы герметиклар җитештерү һәм киләчәктә аларны “Кёммерлинг” маркасы астында сату тәкъдиме белән чыкты.
Шуны да искәртик: “Кёммерлинг” пластик тәрәзә һәм ишек системалары, ПВХ-панельләр, төрле юнәлештәге профильләр җитештерү буенча алдынгы Европа компаниясе булып тора.
Җитештерү егәрлекләре – елга 450 мең тонна профиль.
Продукция дөньяның 50 иленә җибәрелә.
“Кёммерлинг” компаниясенең товар әйләнеше – 150 млн. евро (2007 ел), профиль буенча егәрлек – 54 мең тонна.
Россия Федерациясендә “Кёммерлинг” маркасы астындагы профильләр “Профайн Рус” компаниясе тарафыннан Воскресенск, Хабаровск шәһәрләрендә җитештерелә.