Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә 14нче номерлы "Журавушка" гимназиясе һәм Үзәк район хастаханәсендә булды

29.10.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге республика җитәкчелеге Бөгелмәгә сәфәр кылды. Алар Үзәк район хастаханәсендә булды. Биредә узган ел район хастаханәсе базасында ачылган икенче дәрәҗәдәге травматология үзәгендә булдылар. Ул “Урал” М-5 федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү” Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән иде.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән шулай ук заманча җиһазланган һәм яңа технологияле кан тамырлары үзәгендә булдылар, ул октябрьдән эшли башлады. Әлеге Үзәк “Сәламәтлек” илкүләм проектының “Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру” юнәлешендә төзелгән. Бүген биредә 8 квалификацияле хезмәткәр эшли. Республика башлыгы кан тамырлары үзәге медицина учреждениесендә эшләүче 2 хезмәткәргә чит илдә уку өчен сертификат тапшырды.
Президент сәфәр кысаларында “Журавушка” коммерцияле булмаган 14 нче гимназиядә булды. Бүген биредә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 230 бала тәрбияләнә һәм белем ала.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы активистлары белән очрашкач республикадагы вәзгыять, киләчәктә үсеш алуны төп өстенлекләре турында сөйләде. Ул Бөгелмәдә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм спорт биналары кебек социаль объектлар төзелешен билгеләп үтте.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Кысыймов шәһәрнең социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Торак төзелеше һәм торакны капиталь ремонтлау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын модернизацияләү, инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып бару, өлкәннәрне кайгырту һәм яшьләргә мәктәптә, вузда белем алуда ярдәм итү – болар барысы да соңгы еллардагы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре.
Соңыннан бөгелмәлеләр Президентка кызыксындырган сорауларын бирде. Бала тудыру йорты төзелешен дәвам итү, Яшьләр сараен капиталь ремонтлау, шулай ук Бөгелмә электр насос заводы эшчәнлегенең өстәмә юнәлешләрен оешытру турындагы сораулар яңгырады.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча