Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе алдында яңа бурычлар тора”
07.02.2008
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертә. Бу турыда бүген әлеге ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе алдында яңа бурычлар торуын искәрте. Алар Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына юлламасында билгеләнгән. Бу, барыннан да элек, яшәү һәм безнең халкы арта бара торган төбәк булып китүебез өчен, уңайлы шартлар тудыру.
Коллегия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген күпләрне борчый торган темаларның берсе – Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләренең эш хаклары нисбәте һәм тармакта коррумпцияләнү мәсьәләсе булуын билгеләп узды. “Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кирәк”, - диде ул.
Бүгенге коллегиядә шулай ук республика халкын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. “Бу юнәлештә эш алып барыла, ләкин республикада эчәргә яраклы суның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияләү буенча мөмкин кадәр тизрәк карар кабул итәргә кирәк булган территорияләр бар”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Шуны да искәртик: Татарстанда “Татарстан Республикасында эчәргә яраклы су (2006-2010 еллар)” программасын тормышка ашыру бара.
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре республика мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итү эшен оештыруны даими рәвештә контрольдә тоталар. Гәрчә Татарстанда укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү күләме 97 % булса да, азык-төлекнең сыйфаты турында кайчак оныталар. “Әлбәттә, арзан бәяле азык-төлек тә сатып алып була, ләкин безгә балаларның сәламәтлеге кыйммәтрәк”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул укучылар өчен сатып алына торган азык-төлекнең сыйфатын контрольдә тоту буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Россия кулланучылар күзәтчелеге тикшерүләре укучылар өчен азык-төлекне башка төбәкләрдән китерү очракларын билгеләде. Монда аларның яхшы хәлдә булуы һәм үсә торган организм өчен файдалылыгы турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
“Республикада шикле азык-төлеккә киртә булдырылырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу мәктәп ашханәләренә генә түгел, супермаркет киштәләренә эләгә торган азык-төлеккә дә кагылырга тиеш. “Республика территориясендә урнашкан сәүдә челтәрләре белән эшне бик җитди рәвештә оештырырга кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. “Без үзебезнең товар җитештерүчеләребезне контрольдә тота алабыз, - диде ул. – Һәм гипермаркетларда җирле производство товарлары тәкъдим ителергә тиеш. Халык арасында алар тарафыннан сатып алына торган азык-төлек сыйфатына кагылышлы агарту эшләре алып барырга кирәк. Ахыр чиктә бу – гражданнарыбызның сәламәтлеген кайгырту”.
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Виктор Морозов хәбәр иткәнчә, 2007 елда авырлыгы 237 тоннадан күбрәк булган товарларның (нигездә, азык-төлекнең) 4,5 меңнән артык партиясе яраксызга чыгарылган. Республикада суррогатлар белән агулану проценты Россия Федерациясе буенча иң түбәннәрнең берсе булуга карамастан, ел саен бу юнәлештәге эш көчәя бара, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бу эшкә актив рәвештә җәлеп ителә. Суррогатлар белән агулану очракларының күпчелеге республиканың Чүпрәле, Менделеевск, Кайбыч, Теләче һ.б. районнарында теркәлгән.
“2007 елда төбәктә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы булды”, - дип хәбәр итте Виктор Морозов. Быел грипп эпидемиясе беренче тапкыр бер генә үлем очрагы да китермәде.
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе авыл халкын профилактик тикшерүләргә (аерым алганда, туберкулезны кисәтү кысаларында флюорографик тикшерүләр оештыруга) аеруча нык игътибар бирергә кушты.
2008 елның 1 нче гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, республикада 9,6 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше, шул исәптән 75 бала барлыгы ачыкланган. 2007 ел эчендә 676 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. 2006 ел белән чагыштырганда, авыру үсеше күзәтелмәгән.
Узган ел республика территориясенә аеруча куркыныч булган һәм карантинлы инфекцион авырулар алып керүнең бер генә очрагына да юл куелмады. “Казан”, “Бигеш” халыкара аэропортларында санитар-карантин пунктларын җиһазлау буенча эш төгәлләнде. Ел буена дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында ерак һәм якын чит илләрнең 1478 һава судносы тикшерелде (шуларның яртысы – 838 судно – карантин авырулар киң таралган илләрдән килгән).
Виктор Морозов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге эше, 2007 ел нәтиҗәләренә караганда, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан канәгатьләнерлек дип табылган.
Коллегиядә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Виктор Гасилин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов докладлар белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте