ТР Хөкүмәте белән Россия энергетика агентлыгы арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды

28.10.2011

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Хөкүмәте белән РФ Энергетика министрлыгының “Россия энергетика агентлыгы” ФДУ арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән агентлыкның генераль директоры Тимур Иванов имзалады.

Килешү Татарстанда энергия нәтиҗәлелеген һәм инновация активлыгын күтәрүдә ярдәмләшүне күздә тота. Аны имзалау тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия энергетика агентлыгы” ФДУ генераль директоры урынбасары Марина Фәйрушина, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев, ТР энергетика министры урынбасары Фәрит Туктаров һ.б. катнашты.


ТР Президенты матбугат хезмәте