Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты үткәрде.
Утырышта республика территориясендә гамәлгә ашыру өчен берничә инновацион проект тәкъдим ителде.
Шулай ук 2018 елга ТР нефть химиясе комплексы предприятиеләре арасында, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, углеводород чималын һәм нефть химиясе продукциясен бер-берсенә сату планының еллык исемлеге расланды. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел планы башкарылган.
2018 ел исемлеге буенча 330 пункты расланды, килешүләр изалыйсы гына кала. Кайбер пунктлар буенча кече һәм урта бизнеска сатуны электрон сәүдә аша уздырырга кара кылынды.
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" һәм "ТАИФ" төркемнәренә продукция белән тәэмин итү өлкәсендә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул исәкрткәнчә, әлеге мәсьәләне республикада җитештерелүче нефть химиясе продуктларын эшкәртү күләмен 30 процентка җиткерү бурычы аша карарга кирәк. Яңа продукцияне куллану базарын да үстерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "мохит булдырырга, кешеләрне өйрәтергә, инфраструктура булдырырга" кирәк. Бу өстәмә кыйммәт һәм региональ бюджетка керемне тәэмин итә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, моннан тыш, индустриаль гигантлар продукциясен республикада кулланучылар даирәсе булдырыла.
«Нәтиҗәдә без иң эре нефть-химиясе үзәгеннән эшкәртелгән продукция җитештерүчеләрнең иң эресенә әйләнә алабыз, бездә бит башка төбәкләрдә булмаган полимерлар бар", - дип билгеләде Татарстан Президенты.
Тагын ул производствоны автоматлаштыру барышында кыскарган эш урыннары урынына яңа эш урыннары булдырылуны уңай күренеш дип атады. Эш урыннары яңа алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә һәм муниципаль мәйданнарда булдырыла ала. Нефтьчеләр бу өлкәдә гаять зур эш башкара, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов кыска вакытта продукция белән тәэмин итү килешүләрен имзаларга, аларны күбесенчә электрон формада башкарырга йөкләде.
Утырышта шулай ук Нефть химиясе, химия һәм биотехнология комплексының илкүләм квалификация системасын Татарстан үрнәгендә үстерү темасы каралды.
"Россия химиклар берлеге" эш белән тәэмин итүчеләр берлеге генераль директоры Мария Иванова һәм "Татнефть" ГАҖ хезмәткәрләре белән эш буенча идарә башлыгы Андрей Глазков әлеге тема буенча чыгыш ясады.
ИКС алдында профессиональ стандартлар, илкүләм һөнәрләр белешмә китабын булдыру, мәгариф стандартларын һәм программаларын актуальләштерү, квалификацияне бәйсез бәяләүчеләр үзәген булдыру бурычы тора.
ИКС структурасына тармак советлары керә, алар бүген 30. Шуларның юерсе - 2016 елда булдырылган Нефть химиясе, химия һәм биотехнология комплексының илкүләм квалификация системасы. Татарстанның актив булуы аркасында Нефть химиясе, химия һәм биотехнология комплексының илкүләм квалификация системасының эш төркемнәре составының өчтән бере республика вәкилләреннән тора. Региналь методика үзәген оештыру планлаштырыла.