Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәме узды, анда Татарстанның төрле почмакларыннан 7 меңнән артык бала чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Бәйрәм тамашасы башланганчы, Татарстан Президенты мәктәп укучылары арасында төрле бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр белән очрашты.
Быел Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәмендә катнашучылар өчен бик зур күркәм тамаша әзерләгәннәр, аны әзерләүдә меңнән артык профессиональ артист катнашкан.
Тамаша тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов яшь татарстанлыларны киләчәк Яңа ел белән котлады. «Ышанам, бу бәйрәм сәяхәте үтеп баручы елның гүзәл азагы булыр, сезнең күңелләрдә озак сакланыр. Яңа ел – үзенә бер матур бәйрәм. Бу – һәркем могҗиза көтә торган, үткән елга йомгак ясый һәм киләчәккә планнар кора торган вакыт», - диде ул.
Безнең горурланырлык нәрсәләребез бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстан төрле бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр саны буенча илдә өченче урында. «Безнең балалар төрле бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңеп чыктылар. Яшь татарстанлылар проектлары күп кенә федераль форумнарда иң яхшылар дип танылды», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үткән ел Казан яшьләр өчен 15тән артык федераль һәм халыкара чара уздыру урыны булды.
«Үзләренең тарихи ватаннарын сөюче ватандашларыбыз белән зур эш алып барыла, алар татар телен өйрәнәләр һәм беләләр», - диде Татарстан Президенты.
2018 ел Россиядә Доброволец һәм волонтер елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов, бүгенге бәйрәмдә һәр катнашучы илебездә доброволецлар хәрәкәте үсешендә актив катнашыр, дип ышаныч белдерде.
«Кадерле дуслар! Безне кызыклы һәм вакыйгаларга бай заман көтә. Ышанам ки, сезнең өчен 2018 ел уңышлы булыр, киләчәктә үзегезгә кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары чакырылган Россия эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булды.