Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» волейбол буенча хатын-кызлар командасын һәм җитәкчелеген Россия кубогында җиңүләре белән котлады

25.12.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» волейбол буенча хатын-кызлар командасын һәм җитәкчелеген Россия кубогында җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады. 

Телеграмма ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка һәм "Динамо-Казан" волейбол буенча хатын-кызлар командасы тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка һәм уенчыларына юллады.  

"Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, Әсгать Әхмәт улы һәм Ришат Сираҗетдин улы! Кадерле спортчы кызлар! Ихластан сезне “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының Россия кубогында җиңү белән котлыйм, - диелгән телеграммадаю - Янә - инде дүртенче тапкыр - Россия кубогы, илебезнең спорт башкаласы исемен ныгытып, Казанда кала. Бу ял көннәрендә безнең волейболчы кызлар күрсәткән искиткеч уен зур профессиональ команданың бердәм эшеннән башка мөмкин булмас иде. Сәләтле спортчы кызлар, Ришат Гыйләҗетдинов җитәкчелегендәге тәҗрибәле тренерлар, волейбол федерациясе һәм "Динамо" җәмгыяте - сез барыгыз да көн саен бу җиңүне якынайттызыз. Рәхмәт сезгә! Сезнең тырышлыгыгыз лаеклы бүләк белән бәяләнгәнгә мин бик шат. Сезгә алга таба да олы казанышларга ирешергә, матур уеннар, уңышлар телим. Котлыйм!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина