Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды
26.10.2011
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды. Президиум сессиянең көн тәртибенә 36 мәсьәлә кертергә тәкъдим итте. Алар арасында иң мөһиме – «2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты. Ул беренче укылышта карала.
Депутатларга шулай ук “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын, икътисади блокта республикада кече һәм урта бизнес үстерүгә, республикада инновацион эшчәнлеккә, Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылышлы закон проектларын карарга тәкъдим ителә.
Хөкүмәт сәгатендә “Гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларын сәламәтләндерү турында” дигән мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
Парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин, Светлана Захарова һәм Морат Гаделшин көн тәртибенә өстәмә закон проектлары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов өч депутат таләбе кертергә тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышының көн тәртибен түбәндәгечә расланды.
1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына Вәлиев Альберт Шәүкәт улын билгеләп кую турында.
3. «2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 3308-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
4. «2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 3309-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
5. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 3321-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
6. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 4306-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
7. «Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 4319-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. «Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» 3325-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
9. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1277-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).
10. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1280-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).
11. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 5284-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).
12. «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 5283-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).
13. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 7254-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).
14. «Татарстан Республикасында 2012 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында» 6292-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
15. «2012 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» 7302-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
16. «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2324-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
17. «Россия Федерациясендә контрольдә тотылырга тиешле наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары исемлегенә кертелгән наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең һәм аларның прекурсорларының аз микъдары булган препаратларга карата контроль гамәлләре турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендәге 599 номерлы карарының 2 пунктындагы өченче абзацының үз көченә керү срогын үзгәртү кирәклеге хакында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате турында.
18. «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1303-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
19. «Аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1322-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
20. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1311-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
21. «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1320-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
22. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2310-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
23. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2313-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
24. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында» 2312-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
25. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр кертү хакында» 4276-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
26. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 4307-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
27. «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 4318-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
28. «Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 5.6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 4314-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
29. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 4315-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
30. Татарстан Республикасы Хисап палатасының штат санын билгеләү турында.
31. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 578966-5 номерлы федераль закон проекты хакында (тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч авыруларның булмавы турында медицина бәяләмәләре бирү хакында).
32. «Опека һәм попечительлек турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 573316-5 номерлы федераль закон проекты турында (хокукый сәләтсез балигъ булган затның бердәнбер ата-анасының вафат булу очрагында үз баласына опекун яисә попечитель билгеләү мөмкинлеге турында).
33. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышының – Корылтаеның закон чыгару инициативасы хакында.
34. «Мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу турында» Федераль законның 6 һәм 10 статьяларына, «Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмалары булдыруга дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Белгород өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.
35. Электроннарның линияле тизләткечләрендә эшләүче рентген-радиология хезмәте хезмәткәрләренә пенсияләрне вакытыннан алда билгеләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Белгород өлкә Думасы мөрәҗәгате турында.
36. «Тәмәке тартуны чикләү турында» Федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль законнар проектларын карауны һәм кабул итүне тизләтү турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларына Белгород өлкә Думасы мөрәҗәгате хакында.
37. «Мәгариф турында» Россия Федерациясе Законына һәм «Югары һөнәри һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 192783-5 номерлы федераль закон проекты турында (студентлар советлары төзү һәм аларның эшчәнлеге өлешендә).
38. «Дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә гражданнарга белем алуда ярдәм итү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 548344-5 номерлы федераль закон проекты турында.
39. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 591966-5 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъектының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль органы исемен төгәлләштерү өлешендә).
40. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәреш кертү хакында» 592690-5 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт финанс контролен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының Кодексның 15.14 – 15.16 статьяларындагы эшләрне карау буенча вәкаләтләрен билгеләү хакында).
41. «Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» Федераль законына үзгәрешләр кертү хакында» 606451-5 номерлы федераль закон проекты турында («Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» Федераль законын куллану практикасын исәпкә алып, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).
42. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 605068-5 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының эш көне булмаган бәйрәм көннәрен билгеләү хокукы турында).
43. «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 607441-5 номерлы федераль закон проекты турында (спорт федерацияләре эшчәнлеген камилләштерү өлешендә).
44. Хөкүмәт сәгате: «Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларны савыктыру турында».
45. Төрлесеннән.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге